Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә психологиясе: Баланың телен ничек “ачарга”?

Мине белгән кешеләр: “Балаңа бер яшь тә юк бит әле. Нинди тел ачылу турында сөйләү ул?”, -дияр, мөгаен. Әйе, без әле кечкенә. Тик бу тема мине ни өчендер инде хәзердән үк борчый. Баламның “әни” дип әй...

Мине белгән кешеләр: “Балаңа бер яшь тә юк бит әле. Нинди тел ачылу турында сөйләү ул?”, -дияр, мөгаен. Әйе, без әле кечкенә. Тик бу тема мине ни өчендер инде хәзердән үк борчый. Баламның “әни” дип әйтәчәк көнен түземсезләнеп көтеп ятам...

Күптән түгел генә невропатологка чиратта утырганда бер хатын белән сөйләшеп киттек. Малаена өч яшь – һаман сөйләшми ди. Сүзләрне әйтә, ә җөмлә төзи белми икән. Шуңа күрә табибтан табибка йөри башлаганнар. Кемдер сезнең барысы да яхшы дип җибәрсә, икенче белгеч шактый катлаулы дәвалау курсы язган. Кайсына ышанырга да белмичә, тагын берничә белгечкә күренеп карарга уйлаганнар...
Гомумән, соңгы елларда бу тема аеруча актуальләште кебек. Невропатологлар да, табиблар да бер үк сүзне сөйли – балаларның теле елдан-ел соңрак ачыла. Бактың исә, бу Татарстан, Россия генә түгел, ә гомумән, дөнья күләмендә актуаль проблемага әверелеп бара икән. (Акыл сата дип уйламагыз: һавадан алып әйтмим. Бу турыда миңа нәкъ менә әлеге невропатолог әйтте - шул темага багышланган халыкара конференциядән кайткан вакыты иде). Ә иң сәере, бу үзенчәлекнең сәбәпләрен беркем дә, хәтта дөньяның иң яхшы табиблары да аңлата алмый ди...

Әлеге сөйләшүдән соң мин чын-чынлап уйга калдым, иптәшләр. Бездә күпләр балаларның соң сөйләшә башлавын ике теллелеккә бәйләп аңлата. Бала белән русча да, татарча да сөйләшкәнгә, ул кайсы телдә эндәшергә белмичә аптырый, янәсе. Ә бит теле соң ачылган балалар чип-чиста итеп русча гына сөйләшүче гаиләләрдә дә бихисап. Шуңа күрә бәлки гаеп телефон, планшет, телевизорлардадыр? Рәхәт бит, балага мультфильм куясың да, үз эшең белән мәшгуль буласың...
Юри генә кул астындагы китапларны актарып чыктым. “Баланың теле тизрәк ачылсын өчен нишләргә?” дигән темага язмалар интернетта да бихисап икән. Менә анда баланың “телен ачу” белән сабый 4-5 айлык чакта ук шөгыльләнә башларга кушкан. Күнегүләр нинди дисезме??? Ә бернинди дә күнегү ясыйсы түгел. Бала белән көне-төне сөйләшергә кирәк. Никадәр күбрәк сөйләшсәң, шулкадәр яхшырак. Табак-савыт юасыңмы син, баланың буклы ыштанын алыштырасыңмы, урамда йөрисезме – мөһим түгел! Савыт-саба юганда “менә мин табак-савыт юам”, “менә бу - тәлинкә, бу - кашык” дияргә кирәк, ыштан алыштырганда исә шулай ук нишләвең турында балага энәсеннән-җебенә кадәр сөйләргә киңәш ителгән. “Иии, мин әйтәм, бик җиңел икән бит. Көне-төне сөйләшәсең дә, шуның белән эш тәмам”, - янәсе.

Тик чынлыкта исә бер дә җиңел булып чыкмады бит әле. Теләсәң-теләмәсәң дә бала белән көне-төне сөйләшеп утырып булмый икән ул! Үз уйларыңа бирелеп киткәнне сизми дә каласың.
Аннары тел ачылсын өчен баланың кулына кечкенә предметлар бирергә киңәш ителә. Макароннар, ярмалар белән уйнап утырсын, янәсе. Шәхсән мин мондый картинаны берничек тә күз алдына китерә алмыйм. 6-9 айлык бала бөтен нәрсәне авызына тутыра! Салфетка – авызда, уенчык авызда, идәндә ялгыш кына онытылып калган һәр нәрсә авызга тула! Ә сез ярма, макарон дисез...
Шул рәвешле, бу тема минем өчен хәзердән үк бик актуаль, җәмәгать. “Мультиклар каратмаячакмын”, - дигән сүземнән күпләр кычкырып көлә генә. “Бераз үссен әле, күрербез”, - янәсе. Шуңа күрә хәзер мультфильмнар каратмаячакмын дип тә авыз тутырып әйтә алмый башладым... Баланың телен ничек тизрәк “ачарга”? Бәлки миңа тәҗрибәле әниләр киңәш бирә алыр..?
 
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев