Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә психологиясе: Казанда бала белән кайда «саф  һава» суларга?

Көннәр җылыта төшкәч, кыш буе өйдә утырган яшь әниләр тизрәк урамга ашыга. Якты, матур паркта кояш нурларында иркәләнеп, китап укып утыруга ни җитә?! Бу вакытта бала йокласа, әлбәттә...Гомумән, саф һа...

Көннәр җылыта төшкәч, кыш буе өйдә утырган яшь әниләр тизрәк урамга ашыга. Якты, матур паркта кояш нурларында иркәләнеп, китап укып утыруга ни җитә?! Бу вакытта бала йокласа, әлбәттә...
Гомумән, саф һава һәм кояшның бала организмына да файдасы чиксез зур. Күп балалар ачык һавада рәхәт итеп, изрәп йоклый. Өстәвенә, кояш баланы өстәмә Д витамины белән тәэмин итә. Бу исә сөякләр ныклыгы өчен аеруча мөһим. Шуңа күрә җылы матур көндә өйдә утыру ярамый торган хәл, җәмәгать.
Өстәвенә, башкалабыз парк һәм скверларга көннән-көн байый. Моннан бер-ике ел элек ата-аналар шәһәрдә балалар белән йөрер, аларны уйнатыр өчен парклар җитми дип зарланса, хәзер исә бу өлкәдә шактый гына алга китеш күзәтелә башлады кебек. Хәтерләсәгез, 2015 ел республикабызда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Күпме объектларны рәткә китерделәр бит!..
Шулай да, миңа калса, шәһәр үзәгендә  бала һәм әниләр өчен барча уңайлыклары булган бердәнбер парк бар. Ул да булса – Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы. Бәлки күпләрнең хәтере калыр, тик ничек кенә булмасын үзәктә әлеге объекттан башка авыз тутырып “парк” дип әйтә алырлык бер генә объект та юк! Агачлар арасында урнашкан, матур, төзек. Фонтаннар җырлый, тиеннәр йөгерешә. Телисең икән, рәхәтләнеп кафе-ресторанга кереп утырасың. Анысы да балалы ата-аналар өчен дип махсус эшләнгән. Имезү һәм ыштан алыштыру өчен махсус бүлмәләргә кадәр бар анда. Димәк, бала уянып елар дип куркасы түгел...
https://www.instagram.com/p/BUhHpJVl1RM/?tagged=%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%BA%D0%B3%D0%BE%D1%80%D1%8C%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D1%8C
https://www.instagram.com/p/BTio5g6hRRW/?tagged=%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%BA%D0%B3%D0%BE%D1%80%D1%8C%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D1%8C
Шуңа күрә әлеге парктан кайтып та кермим инде мин. Тик көннәр буе бер урында йөрү туйдыра бит! Кая барырга? Андый чакларда Чехов базары каршындыгы сквер, “Мир”кинотеатры артындагы мәйданчыкка юнәләм. Тик алар бик кечкенә – бер очыннан икенче очына барып җитү өчен ике адым атлау да җитә.
Кайчакларда җәяүләп үзәккә Бауман урамына төшәм. Анда коляска белән шул Бауман һәм Петербург урамнарында йөрсәң генә. Әәә, онытып торам икән әле... “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданчыкны игътибарсыз калдырырга ярамас!  Анда җәен гаҗәеп  матур дип сөйлиләр. Һаман шул бер кимчелек – артык кечкенә шул! Як-якка ике адым атлауга машина юлына килеп төртеләсең.
https://www.instagram.com/p/BTa7UX0F-Yj/?tagged=%D1%82%D0%B5%D0%B0%D1%82%D1%80%D0%BA%D1%83%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D1%8D%D0%BA%D0%B8%D1%8F%D1%82
Үзәктәге тагын бер кечкенә сквер – русчалатып әйтсәк, “Лядской садик” бар. Коляска белән йөрү өчен шулай ук яхшы урын. Өстәвенә, янында гына яхшы кафе-ресторан ачканнар. Балаң акырып елый башласа, ашатыр урын бар, димәк.
Казанның зур, яхшы паркларыннан тагын “Черек күл” (“Черное озеро”), Урицкий паркы һәм күптән түгел генә ачылган “Горки урманы” (“Горкинский лес”) ошый! Соңгысы шәһәр халкы, бигрәк тә яшь әниләр өчен аеруча зур бүләк булды кебек. Ялгышмасам, башкаланың ул яктагы районнары гомумән дә парклар белән мактана алмый иде.
Урицкий паркы белән дә шул ук хәл. Төзекләндерүдән соң, әлеге парк яшь гаиләләрнең иң яраткан урынына әверелгән дип сөйлиләр...
https://www.instagram.com/p/BUrbCEvA6tD/?tagged=%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%BA%D1%83%D1%80%D0%B8%D1%86%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%BE
Шуның белән шул! Мин белгән парк һәм скверлар исемлеге шуның белән бетә дә. Бәлки башкалабызда коляска тартып йөрү аеруча уңайлы, матур парклар тагын да күбрәктер? Тәкъдим итегез әле...

Яшь әни язмаларыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев