Гаилә психологиясе: “Кыйммәтле табиблар”га барудан файда бармы?

Һәр ата-ана үз сабыена бары тик яхшылык кына тели. Иң беренче урында исә, әлбәттә, сәламәтлек. Шуңа күрә әти-әни яхшы табибларга, тәҗрибәле белгечләргә беркайчан да акча жәлләми. Ә табиблар исә моңардан бик оста файдалана...
Юк-юк, бу язмам әлеге тәҗрибәле табибларны ачулану, алардан зарлануга корылмаячак. Сүзем – хәзерге вакытта аеруча популяр булган түләүле хезмәтләр хакында.
Соңгы вакытта бушлай медицина хезмәтенең сыйфатлы булуына ышанучылар саны кимегәннән-кими бара кебек. Азрак артык акчасы булдымы – халык түләүле клиникаларга ашыга. Ә инде беренче бәбиен алып кайтырга әзерләнүче әти-әниләр турында исә әйтеп тә торасы юк. 9 ай дәвамында яхшы табиблар күзәтүе астында торып, баланы тәҗрибәле врачлар ярдәмендә алып кайтасы килә аларның. Бәби тугач исә, әлеге нәни төенчекне иң уңган белгечләргә генә йөртү-күрсәтү теләге туа. Әлбәттә, бу һәркемнең дә кулыннан килми. Яхшы белгечләр өчен шактый гына акча кирәк шул!

Шуңа күрә һәр гаилә бу “проблеманы” төрлечә хәл итә. Тик мин еш кына шуңа игътибар итәм: булачак әти-әниләр күп очракта ике әйбергә - беренче өч узига, бәби тугач исә, невропатологларга беркайчан да акча жәлләми! Соңгы берничә елда исә бу исемлеккә АКДС прививкасының түләүле вариантын һәм остеопатларны да кертергә мөмкиндер, мөгаен.
 
УЗИ.

Хәтерләсәгез, язмаларымның берсендә бу мәсьәләгә бераз тукталып киткән идем инде. Шуңа күрә бу юлы артык күп язып тормаска булдым. Озын сүзнең кыскасы: авырлы чакта үтелергә тиешле өч УЗИны Казанның иң яхшы белгечләрендә ясатырга теләсәгез, сезгә барлыгы 7500 сум акча кирәк булачак. Бу – бер тапкыр узига барып кайту 2500 сум дигән сүз. Арагызда минем бу җөмләләремнән кычкырып көлүчеләр дә булыр, бәлки. “Узи өчен бу кадәр акчаны кем әрәм итә икән?”, - диярләр. Белмәсәгез белегез: әлеге узистларга эләгү өчен ким дигәндә ике ай (!) алдан язылып кую сорала. Югыйсә, тишек тагарак алдында калуың да бар.
Әлбәттә, узистлар рейтингында бераз түбәнрәк торучылар да бар. Хәтта, аларына да бер ай алдан язылырга кирәк! Кабул итү бәясе исә 1 мең сум тирәсендә тирбәлә.

 
Невропатологлар.

Беренче 12 айда баланың үсүен, камилләшүен күзәтүче төп табиб – невропатолог. Яңа туган сабыйны дөрес итеп камилләштерергә нәкъ менә алар ярдәм итә. Баланың үсеше белән бәйле тоткарлыкларны да беренче булып нәкъ менә алар күрә һәм дәвалый. Ата-ананың бу белгечләргә акча жәлләмәве аңлашыла, димәк. Бәяләргә килгәндә, невропатологлар узистлардан әллә ни калышмый. Бу өлкәнең иң яхшы табибларына күренү өчен 2500-3000 сум акча таләп ителә. Әле алар өч ай саен килергә киңәш итә. Бу – бер елга якынча 10-12 мең сум дигән сүз.

 
Прививкалар.

Хәтерләсәгез, бу темага тулы бер язма багышладым. Шуңа күрә шулай ук озаклап тукталып тормыйм. Шуны гына әйтәм: иң авыр прививка булып санала торган АКДСның чистартылган вариантын Казанның түләүле клиникларында ясатырга теләсәгез, якынча 1500 сум акча түләргә туры киләчәк. Аны өч тапкыр кадатырга кирәк булуын исәпкә алсак, якынча 5000 сум кирәк булып чыга. Әле үзең белән кан һәм сидек анализлары да булырга тиеш.

 
Остеопатлар.

Соңгы берничә елда бу табиблар аеруча популярлашып китте. Хәзер яңа туган сабыйны шундук остеопатка күрсәтергә киңәш итәләр. Тулгак вакытында алган травмаларны тиз арада дәвалап бирә, имеш. Әле алай гына да түгел, ул нәнигә артык тонустан котылырга да ярдәм итә, муен кәкрелеген дә (кривошея) бетерә ала. Моның өчен, кагыйдә буларак, 3-4 сеанс та җитә. Иң кызыгы, остопатлар ярдәме бездә бик кыйммәт йөри. Бер сеанс өчен, ким дигәндә, 1500-2000 сум акча кирәк. Иң тәҗрибәле белгечләр исә 3000 сум ала. Акчаң гына чыдасын.

 
Әлбәттә, әлеге табибларга күренү-күренмәү, аларга акча туздыру-туздырмау һәркемнең үз эше. Аларны яратмаучылар, эт итеп сүгүчеләр белән беррәттән, күп-күп итеп рәхмәт укучылар да бихисап. Шуңа күрә, түләүле табибларга йөрергәме-юкмы дигән сорауга төгәл генә җавап биреп тә булмый. Һаман бер сүз - барысын да ата-ана үзе хәл итә...
 
Яшь әни язмаларыннан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: