Гаилә психологиясе: Токсикоз... “Көчкә исән калдым”

Бәби үстерүче хатын-кызлардан “Авырлы вакытның иң катлаулы чоры кайчан булды?” - дип сорасагыз, алар “Токсикоз”, - дип җавап бирәчәк. Әлбәттә, биредә сүз токсикоз белән күзгә-күз очрашкан гүзәл затлар турында бара. Арабызда бу халәт белән таныш булмаган бәхетле аналар да бихисап.

Шәхсән мин үземне дә бәхетлеләр рәтенә кертәм. Ник дигәндә, токсикоз мине нибары бер ай җәфалады. Кайберәүләрнеке кебек 9 ай буена (!) дәвам итмәде. Шулай да, ул чорны мин һаман да “көчкә исән калдым” дип искә алам.
Күз алдына китерегез: синең үтереп ашыйсың килә, тик ризык күрүгә күңелең болгана башлый. Ярар, көндезләрен бер хәл. Кайчакларда төнлә дә тамагың ачып уянасың, тик берни ашый алмыйча яңадан йоклап китәргә туры килә. Шәхсән мин ашыйсы килгән ризыгымны “уйлап тапканчы” шактый җәфаландым. Нәрсә ашыйсым килгән дип уйлыйсыз? Ап-ак ипигә ягылган май һәм карлыган вареньесы... Әйтсәң, кеше ышанмас. Үз-үзенә хөрмәте булган теләсә кайсы авырлы хатын ирен экзотик ризыклар, бездә булмаган тәмле әйберләр таптырып җәфалый бит инде менә. Ә миңа теләсә кайсы почмакта сатыла торган ипи-май бир, имеш! Ә карлыган вареньесы үзе генә ни тора... адәм көлкесе, билләһи! Авылда бит боларның барысын да бушка (!) табарга мөмкин...

 
Иремнән тиешенчә көйләтеп тә булмады, дип уфтанып йөрим әле һаман да. Ә менә ул бик тә шат иде. “Арзанга чыкты әле синең йөклелек”, - дип һаман да төзәлеп җитмәгән ярама тоз сибә.
Ашау белән бәйле үзгәрешләр бер хәл. Ышанасызмы-юкмы, көннәрдән бер көнне яраткан иремне дә күрә алмый башладым бит! Эштән кайтып кына керүе була, минем күңел болгана башлый... Елмайса да ошамый, күбенсә дә ошамый. Сөйләшсә дә ачу килә, тын гына йөрсә дә кәеф кырыла. Менә шул чагында чын-чынлап куркуга төштем дә инде мин. Я, Ходаем, мин әйтәм, болай дәвам итсә, бетте баш! Алга таба ничек яшәмәк кирәк! Интернет челтәрен актарып чыккач кына тынычландым бераз. Токсикозның бер төре икән ул. Белгечләр фикеренчә, бәби тапкач, андый хатыннар ирләрен тагын да ныграк ярата башларга тиеш ди. Нәтиҗәдә, минем тавыш-гаугаларымнан арган иремне дә шулай дип тынычландырдым.

Хәер, токсикоз чоры минем күңелдә бары тик начар уй-хисләр генә калдырган дип әйтү дөрес булмас иде. Ашарга пешерергә яратмый торган хатын-кыз буларак, ул чагында мин бер ай буе кухняга кермәдем!!! Минем өчен шуннан да зуррак бәхет юк иде. Ялгыш кына ашыйсым килеп китсә, аш бүлмәсенә һаман да шул иремне кертеп җибәрә идем... Ничекләр түзгәндер инде, мескенкәй...
Әлбәттә, әлеге чорда хатын-кызга чын мәгънәсендә ярдәм кирәк. Тик авырлы хатын-кыздан бигрәк әлеге ярдәмгә ир-ат та мохтаҗдыр, мөгаен. Шуңа күрә аларга карата да игътибарлы булу сораладыр. Хәер... аларның бала табасылары юк. Берничә ай өй ризыгы күрмәгәннән, җыештырылмаган йортка кайтып кергәннән әллә ни булмас. Иң мөһиме, синең теләк һәм капризларны үтәсеннәр...
Яшь әни язмаларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: