Галәм турында зур хыяллар. Киләчәкнең 5 гаҗәеп миссиясе

2014 ел ахырында «Розетта» галәм аппараты Чурюмов-Герасименко кометасына «Фила» роботын утырткач, галәмне өйрәнү эшендә өр-яңа сәхифәне ачылды. Робот җибәргән барлык мәгълүматны тәртипкә салганчы, әле бик күп еллар үтәчәк. Ә галимнәр инде сорау артыннан сорау яудыра– ә алда ни булачак? BBC Future басмасы космик агентлыклар уйлап чыгарган биш гадәти булмаган миссияне сайлап алды. Болар арасында астероидларны эләктерү, Юпитер иярченнәренең берсендә боз астына су асты көймәсен җибәрү кебек тәкъдимнәр һәм хәтта ерак йолдызларга сәяхәт планы да бар.

Астронавтларны Венера орбитасына җибәрү


Венера орбитасына

NASA



Зондлар ярдәмендә без Венера орбитасы турында берникадәр мәгълүмат беләбез, ә менә астронавтлар әлеге орбитаны җентекләп өйрәнә алырлар микән? Венераны еш кына җирнең явыз игезәге диләр, чөнки ул безнең планетабыз зурлыгында, ләкин аның атмосферасында агулы матдәләр күп, ә күктән әчеле яңгырлар явып тора. Аңа да карамастан, планетагизәрләр белән дистанцион рәвештә идарә итү өчен Джеффри Лэндис белән НАСА командасы планета орбитасына астронавтлар җибәрү мөмкинлеген тикшерә. Ләкин моның белән генә Лэндисның фантазиясе чикләнми: ул кешеләр Венера атмосферасының өске катламында кабартылган шарлар эчендә дә яши ала дип саный. Анда һава басымы һәм температура Җирдәгечә, шуның өчен шар һавада ирекле рәвештә ягулыксыз очкан вакытта, эчендә уңайлы шартларның дәвамлы булуы ихтимал.

Титан диңгезләрен буйсындыру


NASA

NASA



Сатурнның иярчесе Титанда урнашкан диңгезләр өслегендә углеводородлы зур боз кисәкләре барлыкка килгән булырга мөмкин. Шушы боз кисәкләрендә гади тормыш була ала микән?
Титанның климатик системасы җирнекенә охшаган, ләкин болытлар, яңгыр булып явып күлләр һәм диңгезләр барлыкка китергәнче, үзләренә метан туплыйлар. НАСА агентлыгы һәм Планетар тикшеренүләрнең Аурупа конгрессы корабларны әлеге диңгезгә утыртуның ике миссиясен тәкъдим итте Әлбәттә, юлда очрыйсы киртәләр гаять күп – калын болытлар аркасында, кояш энергиясен кулланып булмый, шунлыктан атом-төш ягулыгы таләп ителә.
Ябышкак диңгезләр буйлап йөзергә туры килгәнгә, “сыеклык аркылы бораулау” кебек яңа төрле йөзү формасын уйлап табасы бюула. Кызганычка каршы, НАСА бу миссияне туктатты, ә Планетар тикшеренүләрнең Аурупа конгрессы планнары әлегә кадәр яралгы халәтендә кала бирә.

Аурупа бозлары астында тереклек эзләп табу


NASA

NASA



Кояш системасының кайбер өлешләренә кояш җылылыгы аз күләмдә барып җитә, ләкин боз астында тектоник активлык белән җылытылган су агарга мөмкин. Анда эләгер өчен, үзенең юлын берничә километрлы боз аша эретә ала торган криобот кирәк булачак. НАСАның әлеге эшләнмәсе «Валькирия» дип атала: атом-төш энергиясе чыганагы ярдәмендә суны җылытып, ул аны боз өстенә сиптерә һәм эретә, аннан соң процессны дәвам итәр өчен, эрегән суны җыеп ала. Моның кечкенә генә үрнәген бу елны Аляскада сынап карадылар. Бер ел эчендә роботның 8 км бозны җиңеп чыга алуы ачыкланды. Хәзер проект киләсе үсеше өчен чын-чынлап финанслана. Бар да килеп чыкса, бәлки, без беренче мәртәбә чит планета вәкилләрен очратырбыз – әлеге җылы океаннар тереклек итү инкубаторлары булырга мөмкин. Сүз беренче чиратта Юпитерның иярчене Аурупада урнашкан боз диңгезләре турында бара.

Астероидларны эләктерү


NASA

NASA



Роботны кометага утырту максаты бик амбицияле булып күренсә, НАСАның астериодны башка якка юнәлдерү миссиясе бөтенләй мәгънәсез булып тоела. Астронавтларның планы астериодны эзләп табу, яулап алу һәм аны Ай орбитасына күчерүдән гыйбарәт. Монда алар тәҗрибәләр үткәрә алачаклар. “Фила” миссиясе кебек үк космик таш анализы Кояш системасының барлыкка килүе турында яңа фаразлар бирәчәк, бер тапкыр сыналган технология, кирәк булган очракта, Җиргә таба оскан астериодны кире якка җибәрергә сәләтле булачак. Әлегә НАСА эләктерү өчен мишень булып торган алты астероид артыннан күзәтүен әйтә. Астериодны ничек итеп тотарга икәнен әле хәл итмәделәр, вариантларның берсе – кабартылган капчык белән каплау. Әгәр бар да план буенча барса, НАСА 15 елдан соң астронавтларның астероидны өйрәнә алачагын әйтә.

Кентавр Альфасына очу


Roberts Space Industries

Roberts Space Industries



Юпитер һәм Сатурн иярченнәрен дә, ерак астериодларны да калдырып торыйк – планда Кентавр Альфасына сәяхәт. Әгәр дә «Йөзьеллык космик кораб” проекты чынга ашса, бүгенге заман кешеләре цивилизация тарихында гаять зур үзгәрешнең шаһитләре булырлар иде. АКШның Алдынгы саклану-тикшеренү проектлары агентлыгы һәм НАСАның максаты – “Йөзьеллык космик кораб”ның базасын барлыкка китерү.
Бу кешеләргә якындагы 100 елда башка йолдызларга очарга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер миссиянең һәрбер мөмкин юнәлеше эшләнелә, шулай ук – антиматериянең гипотезага нигезләнгән хәрәкәте һәм кешенең организмына галәми сәяхәтнең тискәре йогынтысы стратегияләре дә. Дөрестән дә, хәзерге фәннең үсеш дәрәҗәсен исәпкә алсак, әлеге проектны чынга ашыру мөмкинлеге бик аз кебек. Бүтән яктан карасак, 150 ел элек Жюль Вернның Айга утырту фантазиясе чынга ашмас булып тоелды, әле ул вакытта кеше самолетта да очмаган иде.
Гыйлем

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: