Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гарапша Шаһимәрдәнов – Берлинга беренче бәреп кергән танкчы /ФОТО, ВИДЕО/

1941-1945нче Бөек Ватан сугышы еллары илебезгә, халкыбызга зур афәт алып килә. Күпме газиз балалар, аталар, абыйлар яу кырында башларын сала. Аларның гомере безнең якты киләчәгебез өчен өзелә. Батырла...

1941-1945нче Бөек Ватан сугышы еллары илебезгә, халкыбызга зур афәт алып килә. Күпме газиз балалар, аталар, абыйлар яу кырында башларын сала. Аларның гомере безнең якты киләчәгебез өчен өзелә. Батырлар даны гаиләләренең, туганнарының, балаларының (күбесе, гомере буе әти сүзен әйтергә тилмереп яши), оныкларының йөрәгендә саклана.
Ни кызганыч, күпләргә, сугышта зур батырлыклар күрсәтеп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында, лаеклы исемнәр бирелми кала. Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, ләкин бу исем бирелмәгән 206 кеше исәпләнә. Шуларның 62се сугыш елларында һәлак булган, 144е туган якларына кайткан.

Танкчы Гарапша Шаһимәрдәнов та шундыйлардан. Ул сугыштан исән-сау кайта. Ләкин яшәү дәверендә үзенә зур исем бирелергә тиешле дәлилләрне күрми кала.
Яшерен документлар рәтенә кертелгән бу кәгазьгә Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов очраклы рәвештә тап була.
Анда сүз безнең якташыбыз Шаһимәрдәнов Гарапша Шаһимәрдән улының, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы турында бара.


«1945 елның 22нче апреленә каршы төндә, танк ротасы командиры Шаһимәрдәнов беренче булып Берлин шәһәренә бәреп керә.
24нче апрельдә үзенең ротасы белән дошман тылына үтә, 45 танкны юк итә.
1нче май көнне алгы отрядта сугыша, дошман коралын юк итеп, бурычның уңышлы үтәлүен тәэмин итә.
Яуда күрсәткән батырлыклары өчен Капитан Шаһимәрдәнов Советлар Союзы Герое исеме бирелергә лаеклы», – диелә анда.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Берлинны алу 1945 елның 25нче апрелендә башлана. Ә безнең танкчы якташыбыз анда өч көнгә алданрак үтә, димәк. Җиңү көнен якынайткан совет сугышчыларының берсе була ул.
Гарапша Шаһимәрдәнов Арча районы Түбән Әзәк авылында туа. 1927-1929 елларда Армиядә хезмәт итә. Сугышка кадәр укытучы булып эшли, ике кызы туа. 1941 елның 5нче ноябрендә үз теләге белән Саба районы военкоматыннан фронтка китә. Башта танк бригадасы курсанты, аннан Казан югары бронетанк офицерлар мәктәбе тыңлаучысы була. 1944 елның апреленнән «Шерман» танкларында йөрүче взвод командиры, 1945 елның гыйнварыннан I Белоруссия фронтының 219нчы танк бригадасы ротасы командиры вазифаларын башкара.

Сугыштан 1946 елда кайта. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Берлинны алган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Тик, ни сәбәпледер, Советлар Союзы Герое исеме генә бирелми кала.
Гарапша Шаһимәрдәновның сугыштан соң өч улы туа. Алар хатирәләренә караганда, әтиләре тыйнак, гади кеше була, сугыш турында күп сөйләми. Үзенә герой исеме бирелергә тиешле документларны да күрергә насыйп булмый аңа. Ә инде 2013 елда, балалары ул кәгазьләрне кулларына алгач, әтиләренең нинди зур батырлыклар эшләве, аның илебезгә Бөек Җиңүне алып килүчеләрнең берсе булуын аңлыйлар.
https://www.youtube.com/watch?v=wumG8D8PMt4
2016 елны Җиңү бәйрәме алдыннан «Йөрәк хәтере» («Память сердца») проекты активистлары Казанның Дәрвишләр бистәсе паркында сугыш каһарманнары истәлегенә чыршылар утырта. Агачлар янәшәсендәге белешмәләрнең берсе Шаһимәрдәнов Гарапша Шаһимәрдән улы, икенчесе Советлар Союзы Герое Фролов Павел Григорьевич исемнәрен мәңгеләштерә.

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы фотолары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев