Гел “5”ле билгеләренә генә укыр өчен ничек тукланырга?



  • ризык

    Туклану белән сәламәтлек тыгыз бәйләнештә. Борынгы Кытай философы Конфуций язган: "Әгәр кеше үзенең ялын тәртипсез үткәрсә, туклану режимы да даими түгел икән, эшне дә чамадан үз өстенә ала икән, ул кешене авыру үтерәчәк."


    Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк. Борынгы римлылар: "Без ашар өчен яшәмибез, ә яшәр өчен тукланабыз" дигән.
    Дөрес туклану кагыйдәләре белән танышыйк:
    Ризык төрләндерелгән һәм калорияләр саны буенча тәүлек дәвамында тигез итеп бүленгән булырга тиеш.
    Шул очракта яшь организмның үсеше һәм сәламәтлелеге өчен кирәкле матдәләр кабул ителәчәк. Аксым, май һәм углеводлар көн дәвамында тигез итеп бүленергә тиеш.
    Ризык кабул итүдә режим булу мөһим.
    Иртәнге ашыгыз калорияләргә бай булсын. Моның өчен төрле ярмалардан ботка (боткага тавык ите, сыр өстәлсә тагын да яхшырак), йомырка, эремчек ашагыз. Атна буена иртән дөге, кукуруз, тары, солы, карабодай боткалары ашарга мөмкин.
    Солы боткасы иртән ашалса яхшырак, чөнки андагы артык калорияләр көн дәвамында юкка чыгачак. Ә менә манный боткасын ашамыйча да торып була. Анда файдасыз булган калорияләр күп. Төрләндерү өчен генә булса, манный боткасын калдырырга кирәк.
    Төшке аш, гадәттә, яшелчә салатыннан башлана. Аннан соң, кайнар аш килә.
    Үсмерләр өчен итле шулпалар сөт һәм яшелчә ашлары белән алыштырылса яхшы. Шуннан соң, аксымнарга бай балык яисә ит ризыклары бирелә. Гарнир һәр көнне төрләндерелергә тиеш. Бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер, суган һ.б. яшелчәләрне дә даими кулланырга кирәк.
    Кичке әбәт эремчек, кефир, йогурт яки оеган сөттән тора. Укучы көненә кимендә 50 грамм эремчек ашарга тиеш.
    “Кичке аш итле ризыклардан тормаса яхшырак”,- дип киңәш итә диетологлар. Кич винегрет яки берәр төрле җиңел салат ашарга мөмкин.
    Йокларга ятарга 2-3 сәнгать кала ашауны туктатыгыз. Йоклар алдыннан ачыгу сизсәгез, бер стакан катык яки кефир эчеп куярга була. Көнгә кимендә 4 тапкыр ашарга кирәк.

    тук





Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: