Гөлнара Тимерҗанов: "Мин бик усал әни!"

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова Идел һәм Айзифа исемле балалар үстерә. Айзифа гел үз янында икән.
"2 яшьлек Айзифа компьютерның нәрсә икәнен белә, ХХI гасыр балалары шундый буладыр. Ютубны табып ала ул. “Г” хәрефенә баскач, минем клиплар чыга. Шуларны куша, бии, безне дә биергә чакыра", - ди Гөлнара кызы турында.

Гөлнара ханым үзен усал әни буларак тасвирлый. "Ләкин ул усаллыктан файда юк. Хәзерге балаларны кычкырып кына җиңеп булмый. “Ярамый”, - дип күпме генә әйтмә, ул барыбер үзенекен эшли. Кызлар әле ялагайлыгы белән “ала”. Айзифага ачулансаң, ул үпкәләп, борылып китми. Хәйләкәрләнеп, яныңда бөтерелеп йөри. Моны мин начар сыйфат дип әйтмим. Миңа калса, андый кешеләр тормышта беркайчан да югалып калмыйчаклар",-дип белдерә җырчы.

Ике бала белән генә чикләнергә теләмәвен дә әйтә Тимерҗанова.

Фото һәм мәгълүмат "Шәһри Казан" газетасыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.