Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлназ Сәфәрова: “Улым кимендә биш тел белергә тиеш”

“Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова татар теленә кагылышлы фикерләре белән уртаклаша:– Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясен тәмамладым. Алгебра, геометрия, химия, биологияне дә татарча укыдым....

“Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрова татар теленә кагылышлы фикерләре белән уртаклаша:

– Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясен тәмамладым. Алгебра, геометрия, химия, биологияне дә татарча укыдым. Татарча фикер йөртәм, сөйләшәм, татар медиатөркемендә эшлим. Улым да татарча менә дигән итеп аралаша.
Ләкин мин рус телен дә, инглиз теледә шулай ук камил беләм. Эшем буенча ике телдә сценарийлар, пресс-релизлар язарга туры килә, ике телдә алып барам. Аңлагыз шуны: кеше күбрәк тел белгән саен яхшырак бит. Мөмкинлегем һәм вакытым булса, бүгеннән үк кытай телен дә өйрәнә башлар идем әле. Алла боерса, балам кимендә биш тел белергә тиеш дип саныйм. Шуңа “Нәрсәгә миңа татар теле?” дип әйтүчеләргә аптырыйм. Телеңнән баш тарткач, анадан да баш тартырсыз бәлки?! (Татар теле – ана теле бит ул!) Татар теле рус, инглиз теле кебек үк мәҗбүри өйрәнелергә тиеш. Әгәр башка илдә яшәсәм, ул илнең телен бер акцентсыз иркен сөйләшерлек дәрәҗәдә ятлап өйрәнер идем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев