Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәл Уразова әнисенә булган мәхәббәтен җырлы видео аша җиткерә [видео]

Күптән түгел Әниләр көнен бәйрәм иттек. Күпләр газиз кешеләренә булган мәхәббәтен социаль челтәрләрдә яктыртып калырга ашыкты. Араларында матур истәлекләр дә, балачак фотолары да бар иде. Танылган җыр...

Күптән түгел Әниләр көнен бәйрәм иттек. Күпләр газиз кешеләренә булган мәхәббәтен социаль челтәрләрдә яктыртып калырга ашыкты. Араларында матур истәлекләр дә, балачак фотолары да бар иде. 
Танылган җырчы Гүзәл Уразова үз әнисенә булган яратуын җырлы видеога салып күрсәтә.
"Әни бәгърем, рәхмәт сиңа, мине тапкан өчен. Шушы якты доньяларда яшәү бәхете биргән өчен! Әнкәләрнең бөеклеген яши яши аңлыйсың дип язган бөек шагыйрьләр. Чыннан да яши яши төшенәм синең эчкерсез пакъ хисләреңә, йокламыйча чыккан төннәреңә,ару талу белмәс йөрәгеңә. Ходайның Амин дигән чагына туры килеп сиңа озын сәламәт гомер бирсен иде и раббым! Безне сөендереп доньяларыбызны ямьмләндереп яшә әле Әни йөзгәчә! Мин сине бик яратам! Синең Гүзәлең!",- дип язып куйган җырчы. 
[embed]https://www.instagram.com/p/BNT-gpsALyJ/?taken-by=guzelurazova%20[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев