Җиңү бәйрәме барыбызны берләштерә! /фото/

Быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парады узды. Әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Алексей Песошин, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты.


– Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышына бәйле дөреслекне саклау һәм алдагы буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Геройлар онытылырга тиеш түгел”, – диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәм тантанасы вакытында.
Шулай ук Республика парадында туры трансляциядә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан Россия президенты Владимир Путин котлавы да яңгырады.
Чараның тантаналы өлешеннән соң, Казан гарнизоны гаскәрләре йөреше башланып китте. Парадта 94нче гимназиянең яшь суворовчылары һәм яшьармейчылары, Танк училищесы һәм Эчке эшләр министрлыгының юридик институты курсантлары, ЭЭМ, ГХМ хезмәткәрләре, Казан медицина университеты студентлары (сугыш елларында уку йортыннан 20 меңләп медхезмәткәр фронтка китә) катнашты. Соңыннан, Казан урамнары буйлап хәрби техникалар, “ГАЗ-21” автоклубының ретромашиналары узды.




Җиңү бәйрәме концерт белән дәвам итте.
9 май көнне Казанда һәм Татарстанның барлык районнарында “Үлемсез полк” парады да узды. Башкалада әлеге чара сәгать 3тә башланып китте. Әлеге акциядә катнашучылар Маркс һәм Толстой урамнары кисешкән чатка җыелды. Йөреш Меңьеллык мәйданында төгәлләнде. Маршрут озынлыгы ике чакрымнан артып киткән иде. Узган ел “Үлемсез полк” маршы 45 мең кешене җыйган булса, быел халык саны 120 меңгә җитте!


Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кулына әтисенең абыйсы – Галимҗан Миңнеханов портретын тоткан иде. Ул фронтка 19 яшендә киткән, 359нчы укчы полк составында сугышкан, 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янында каты бәрелешләрдә һәлак булган.
“ТНВ”ның яшь алып баручысы Энҗе Әхмәтҗанова да бабасының фотосын тотып, әлеге акциядә катнашырга чыккан иде.

– Бабамның әтисе – Нуретдин Сәләхетдинов (1917-2009) – Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабам өчен сугыш 1939 елда ук башланган. Армиядә вакытта ул Монголиягә эләгә. Ә ул вакытта анда Япония белән сугыш барган була. Монголияне азат итүдә зур өлеш кертә ул. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Украина фронтына озатыла. Сугышта 85 миллиметрлы артиллерия пушкасын йөрткән. Харьков, Одесса, Миргород, Первомайская шәһәрләрен азат итүдә катнашкан. Җиңүне Чехословакиядә каршы ала. 1946 елда туган якларына әйләнеп кайта.
Бабам исән чакта 9 май бәйрәме безнең өчен аеруча истәлекле көн иде. Бу көнне бөтен балалары, оныклары, оныкчыклары бәйрәм табынына җыела идек. Ә ул безне орден һәм медальләр белән бизәлгән костюмын киеп каршы ала. Бу көнне ул аеруча да бәхетле була иде. Нинди генә куркыныч сугышны кичсә дә, аның күңелендә изгелек яшәде. Сабырлыгын югалтмады. Безне дә шуңа өйрәтте. Музыкага мәхәббәт тә бабамнан килә. Музыка мәктәбенең фортепиано классына баргач, беренче көйләремне дә аңа уйнап күрсәттем. Ул беренче тамашачым булды. Аның ничек итеп минем өчен сөенгәнен, алкышлаганын хәтерлим. Хәзер дә фортепианода уйнарга утырган саен, бабамны күз алдына китерәм. Мин һәрвакыт аның белән горурланам. Баш өстебездәге аяз күк йөзе өчен мин аңа бик зур рәхмәтлемен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: