Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү килде безгә бүген...

Җиңү килде безгә бүген...Җиңү килде безгә бүгенБөтен дөнья шатлана.Фашистларны кудык җирдәнЯңа тормыш башлана.Бу бәйрәмне минем бабамИсән чакта сөйләде.Үзе хәзер булмаса да,Җиңү көне сакланды.Зинятов...

Җиңү килде безгә бүген...
Җиңү килде безгә бүген
Бөтен дөнья шатлана.
Фашистларны кудык җирдән
Яңа тормыш башлана.
Бу бәйрәмне минем бабам
Исән чакта сөйләде.
Үзе хәзер булмаса да,
Җиңү көне сакланды.
Зинятов Альберт, 5а сыйныфы укучысы
Яр Чаллы, 7нче мәктәп
Укытучысы: Питирякова И.З.

Җиңү бәйрәме!
Урамда яз. Шарлар оча.
Җир тутырып үсәләр гөлләр.
Кешеләрнең йөзләрендә кояш,
Кулларында бәйләм чәчәкләр.
Ни булган соң?
Нигә алар шатланалар?
Нигә бар да елмая?
Кешеләрнең шатлыкларын күреп,
Һәтта күктәге кояш та,
Алар белән бергә елмая.
Ямьле майда безгә Җиңү килде!
Бәхет килде туган җиремә!
Безнең ирек өчен җанын биргән
Бабайларны мәңге онытма!
Суханаева Дарья, 5а сыйныфы укучысы
Яр Чаллы, 7нче мәктәп
Укытучысы: Питирякова И.З.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев