Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң шәп татар егете!

Үзе уңган, үзе булган, үзе шундый сөйкемле! Кем турында икән бу мактау сүзләре дисезме?! «Татар егете-2016» бәйгесе җиңүчесе Муса Гаянов турында әйтәбез. «Созвездие-Йолдызлык»ның беренче урын иясе, «Җ...

Үзе уңган, үзе булган, үзе шундый сөйкемле! Кем турында икән бу мактау сүзләре дисезме?! «Татар егете-2016» бәйгесе җиңүчесе Муса Гаянов турында әйтәбез. «Созвездие-Йолдызлык»ның беренче урын иясе, «Җырчы сандугач» фестивале лауреаты бер дә тик торырга яратмый, һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль ул. Татар егете, вакыты кысан булуга карамастан, безнең белән дә бик теләп аралашты.

Муса үзе Кукмара районыннан. Хәзер исә Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7нче лицей-интернатта белем ала. Кукмараны калдырып, иң дәрәҗәле уку йортларының берсенә ничек килеп эләккән икән соң ул?
- Монда укырга керүем үзем өчен дә көтелмәгән хәл булды. Мәктәпкә дәрес вакытында имтихан алучылар килде. Өч көн буена сайлау туры үтте: алар алып килгән биремнәрне эшләп карадык. Шуларны узып, Аллага тапшырып, җиденче сыйныфка укырга монда килдем. Хәзер инде тугызынчыда. Авылдагы һәм лицейдагы белем бирү дәрәҗәсе бер үк түгел, монысын тәгаен әйтә алам. Биредә берничә тел өйрәнәбез. Биология, физика, химия кебек фәннәр инглиз телендә алып барыла, һәрберсе тирәнтен укытыла – шунысы ошый.
- «Татар егете»ндә катнашуыңның максаты нинди иде?
- Әлбәттә, үземне сынап карыйсым килде. Яңа танышлар, кешеләр белән аралашасың. Алайса тәүлекнең егерме дүрт сәгате дә лицейда үтә: шул ук сыйныфташлар, шул ук укытучылар. Яңа кешеләрне дә күрәсе килә әзрәк.
- Җиңүче буларак, чын татар егете нинди сыйфатларга хас булырга тиеш дип уйлыйсың?
- Авыр сорау бу. Татар егете, татар кызы нинди булырга тиеш дигән сорауга һәркем төрлечә җавап бирер иде, вакыт белән дә карашлар үзгәрә. Татар егете турында күзаллауны үзеңдә булган сыйфатлар аша тудырасың. Бүгенге көндә тел югалу проблемасы бик актуаль, гореф-гадәтләр дә бетә бара. Татар егетенә шуларны саклап калырга, телләрне өйрәнергә кирәк, чөнки кайвакыт татар балалары янына киләсең, алар русча гына сөйләшә, татарча бер сүз белмиләр. Ә шул ук вакытта рус балалары үз телләрендә дә камил сөйләшәләр, татарча, төрекчә, инглизчә дә беләләр. Әлбәттә, бу һәр кешенең үзенә, милләткә мөнәсәбәтенә дә бөйле.

 
- Татар егетенең социаль челтәрләрдә утырырга вакыты каламы?
- Кала (көлә). Телефонымда Вконтакте гел ачык, чөнки аның аша дуслар, әти-әни белән аралашам. Бер яктан уңайлы, әмма икенче яктан вакытны бик күп ала. Берәр кызыклы сәхифәгә тап булсаң, озаклап карап утырыла, вакытның ничек узганын сизми дә каласың. Бу, минемчә, бер дә әйбәт түгел.
- Укып бетергәч кем булырга телисең?
- Әти-әниләр мине медицина өлкәсендә күрергә тели, әмма уйлап бетерәсе бар әле. Гомер буе эшлисе, ә эшең ошамаса, ни файда? Шуңа һөнәр сайлау белән ашыкмыйм.
Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев