Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң шәп тел бистәсе!

Гап-гади мәктәп укучысы үзенең актерлык осталыгын зур сәхнәдә сынап карый аламы? Әлбәттә, ала! Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” дигән Халыкара театр сәнгате фестивалендә!Бу фестивальг...

Гап-гади мәктәп укучысы үзенең актерлык осталыгын зур сәхнәдә сынап карый аламы? Әлбәттә, ала! Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” дигән Халыкара театр сәнгате фестивалендә!

Бу фестивальгә театр сөюче, танылган һәм танылмаган, сәхнәгә мөнәсәбәте булган халыкның олысы-кечесе җыела. Илдус Әхмәтҗанов, Наил Дунай, Нәҗибә Ихсанова, Ринат Таҗетдинов, Илдус Габдрахманов һәм башка мәшһүр театр артистлары белән якыннан аралаша алу – иң нәтиҗәле илһам чыганагы. Монда үзеңне күрсәтү белән беррәттән, мәртәбәле остазлардан файдалы киңәшләр алу мөмкинлеге дә бар.
Быел фестивальдә Татарстаннан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән йөзгә якын бала һәм яшүсмер катнашырга теләк белдергән.
Казан дәүләт мәдәният институты сәхнәсендә ике көн барган “аяусыз” көрәштән соң, 17 февральдә, ниһаять, җиңүчеләр ачыкланды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илдар Хәйруллин җитәкләгән мәртәбәле жюри катнашучыларны өч төркемгә бүлеп бәяләгән иде: 7-10, 11-16 һәм 17-21 яшьлекләр. Номинацияләр дүртәү: драматик театр, йөз хәрәкәте һәм ишарә, курчак театры, сәнгатьле уку.
Җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып тәбрикләү 400 тамашачының көчле алкышлавы астында үтте. Әмма иң шаулы кул чабулар Лаеш районы, Олы Кабан авылы мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Абдулахад Алижановка эләкте. Балыкчы турындагы хикәясен кыю, төгәл, образлы итеп башкарганы өчен, сәнгатьле сөйләү номинациясендә аңа беренче урын бирелде. Шунысы кызык: Абдулахад үзбәкчә, татарча, русча тигез дәрәҗәдә шома сөйләшә.
Булачак йолдызны котлыйбыз!!!
Айдар Гыймадиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев