Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү язы

Рәсем бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Дуслар, сез рәсем ясарга яратасызмы? Шулай икән, безнең бәйгедә катнашырга чакырабыз! Бүгеннән башлап, 15 апрельгә кадәр “Җиңү язы” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе игълан итәбез. Анда 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Рәсемнәр төсле буяулар белән ясалган булырга тиеш. Темасына килгәндә, монда катгый чикләүләр юк. Иң мөһиме – аларда “Җиңү язы” чагылсын.

Эшләрегезне 15 апрельгә кадәр, «Җиңү язы» тамгасы белән, «Сабантуй» журналының электрон адресына sabantui@bk.ru җибәрергә кирәк. Җиңүчене шәп бүләк көтә! Иң яхшы рәсемнәр журнал битләрендә урын алачак.

Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз, дуслар!

Нигезләмә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев