Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Җиңү язы” җиңүчесе билгеле!

Рәсем бәйгесе җиңүчесе билгеле!

Ниһаять, ул билгеле! Казан кызы Ралинә Замдиханова “Сабантуй” журналы игълан иткән “Җиңү язы” рәсем бәйгесендә беренче урынны алды! Бәйгегә бик күп рәсемнәр җибәрдегез.  Һәр катнашучыга зур  рәхмәт! Безгә җиңүчене сайлап алу бик авыр булды. Шулай да Ралинә күпчелек тавыш җыйды. Һәм ул вәгъдә иткән “Монополия” уены белән бүләкләнә! Котлыйбыз, Ралинә! Бүләкне, илдә үзизоляция режимы тәмамлангач, редакциядән килеп алырга мөмкин булачак. Әлегә ул хуҗасын редакция бүлмәсендә көтеп тора.

Дуслар, “Сабантуй” журналы әле тагын бик күп бәйгеләр үткәрә. Сезнең дә, аларда катнашып, җиңү яуларга, бүләкләр отарга мөмкинлегегез бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев