Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Иҗади сәләтне арттыру, көйсезлекне бетерү өчен гөл сатып ал

Күп кенә гөлләр балалар өчен куркыныч, агулы була. Ә менә түбәндәге гөлләрне балалар булган һәр өйдә, мәктәпләрдә үстерергә була. Аларның һәрберсе файдалы үзлеккә ия. Балабүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү...

Күп кенә гөлләр балалар өчен куркыныч, агулы була. Ә менә түбәндәге гөлләрне балалар булган һәр өйдә, мәктәпләрдә үстерергә була. Аларның һәрберсе файдалы үзлеккә ия. Балабүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү ысулы белән эшкә генә өйрәнеп калмый, хәтта дәвалана, шифасын да таба.


Адиантум – уңай энергетикалы гөл. Куркучан, тынычсыз балалар өчен файдалы.
Тынычландыру сәләтенә ия.
Зантедеския (калла) – бәхәсләшергә яратучы, үзсүзле балалар өчен файдасы бар. Калла тынычландыра, кәефне күтәрә, позитив эмоцияләр тудыра, борчулардан саклый.
Солейролия – психолог-үсемлек. Депрессиядән коткара, кыенлыкларны җиңәргә булыша. Билгеле булганча, балалар һәрвакыт стресс һәм киеренке нерв халәтендә була.
Кытай розасы – фикерләү сәләтен арттыра, иҗади сәләтне яхшырта. Бу гөл үскән бүлмәдә балалар азрак арый, белем алу процессы нәтиҗәлерәк була.
Розмарин – табиб-үсемлек. Бала психологиясенә уңай йогынты ясый, хроник бронхиттан, пневмониядән, бронх бума ютәленнән дәвалый. Үсемлек һавага бүлеп чыгара торган матдәләр балаларга микроблар һәм авырулар белән көрәшергә ярдәм итә.
Яран гөл һәм хуш исле пеларгония – кемдер аның исен яратмаска мөмкин, ләкин яран гөл исе бактерияләрне үтерергә сәләтле. Нерв системасы авыруларына шифасы тия. Төрле бөҗәкләрне куа. Тагын шундый бер үзенчәлеге дә бар: кайбер очракта яран гөлнең исе башны авырттырырга мөмкин.
Нефролепис (абага) – укуда, чит телләр өйрәнүдә булыша. Акыл эшчәнлеген арттыра
Цикламен – көйсез балаларга файдалы, тынычландыру сәләтенә ия. Гомумән, цикламен гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр тудыручы гөл булып та санала.
Гиппеаструм – вирусларга каршы торучан матдәләр бүлеп чыгара, бу гөл тирәсендә гел чиста була.
 
%d1%84%d0%b8
 
%d1%86%d0%b8%d0%ba%d0%bb%d0%b0%d0%bc%d0%b5%d0%bd
 
%d1%8f%d1%80%d0%b0%d0%bd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев