Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңүчеләрне бүләкләдек!

24 июнь көнне  Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында (Казан Кремле) «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

24 июнь көнне  Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесе «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан 2019 елның 1 декабрендә игълан ителгән иде. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар гаилә шәҗәрәсен төзергә, Бөек Ватан сугышында катнашучы турында инша язарга һәм геройның фотосурәтен җибәрергә тиеш иделәр.

Бәйгегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 7-15 яшьлек балалардан 94 эш кабул итеп алынды. Аларның һәрберсендә бер гаилә язмышы гына түгел, ә илебез тарихы чагылган. Сизелеп тора, һәр эш күңел биреп, тырышып башкарылган. Әлбәттә, шәҗәрә төзү бер бала гына башкарып чыга торган эш түгел. Бу – бала, әти-әни һәм укытучыларның уртак хезмәте. Нәсел чылбырының ике дистәгә якын буыны булган эшләрне күреп, күңел шатлана. Балалар үткәнебезгә битараф түгел, әби-бабайларыбыз, аларның тормышы, тарих белән кызыксыналар, дигән нәтиҗәгә киләсең.

“Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Алар һәрберсе беренче урынга лаек. Безнең бабаларыбыз барысы да – Җиңүчеләр!” – ди бәйгене оештыручы, “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Бәйге эшләренә куелган таләпләрне төгәл үтәүчеләр, ягъни җиңүчеләр – бишәү. Менә алар: Балтач районы Смәел мәктәбеннән Камилә Мөхәммәдиева, Тукай районы Иске Абдул мәктәбеннән Лилия Әхтәмова, Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясеннән Габдрахман Хәсәнов, Казанның 13нче гимназиясеннән Тимерхан Гыйльмеев, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 2нче мәктәбеннән Айнур Гәрәев.

Бүләкләү тантанасында җиңүче балаларны һәм әти-әниләрне 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы мөдире Александр Александров сәламләде. “Сугыш турындагы истәлекләр, беренче  чиратта, буыннан-буынга күчеп,  гаиләдә сакланырга тиеш, – диде ул. – Ә без, үз чиратыбызда, тарихны музейда саклыйбыз. Аны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең төп бурыч”.

Балаларны котларга бәйгене башлап җибәрүче, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев та килде.

Ул кайчандыр шәҗәрә ясау буенча укучыларга дәреслек тә әзерләгән булган. “Үз гаиләңнең шәҗәрәсен никадәр иртәрәк ясый башлыйсың, шулкадәр әйбәтрәк”, – ди Фәйзелхак абый. Ул бәйгедә катнашкан һәр балага, әти-әнисенә, балаларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. “Шәҗәрә төзү буенча мондый бәйгеләр дәвамлы булсын иде”, – дигән теләк-фикерләрен дә җиткерде.

Балаларга истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары тапшырылды.

Ә соңыннан әти-әниләр һәм балалар өчен музей буенча экскурсия үткәрелде. Бу очрашу балаларның күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.

Журнал укучы дусларыбызны киләчәктә дә безнең бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый матур бәйге оештырганыгыз өчен Аллаһының мең рәхмәтләре яусын!!! Буген Сабантуй журналы оештырган әлеге бүләкләү тантанасында булып, сөенеп, чын күңелдән балалар белән ял итеп кайттык. Эшегездә зур уңышлар теләп калабыз!!!