Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстамизгел: Айдар Галимов оныгы Сафияга җыр багышлаган!

Сәлам, дуслар! Йолдызлы инстаграм дөньясы сәламли үзегезне. Яздан чыгып, җәйгә керергә аз гына вакыт калган инде. Тизрәк, тизрәк социаль челтәрләргә күз салыйк. Ел фасыллары алмашыну анда да чагылыш т...

Сәлам, дуслар! Йолдызлы инстаграм дөньясы сәламли үзегезне. Яздан чыгып, җәйгә керергә аз гына вакыт калган инде. Тизрәк, тизрәк социаль челтәрләргә күз салыйк. Ел фасыллары алмашыну анда да чагылыш тапмый калмагандыр. Сүзне озакка сузмый гына йолдызлы яңалыкларны барлыйк.



Җырчы Айдар Галимов оныгы Сафияга багышлап җыр башкара. “Сафия” җырын Зифа Нагаева үзенең оныгына багышлап язган. Беренче тапкыр ишетү белән мин аңа шалтыратып: “Минем дә бит оныгым Сафия”, – дидем. Шул көнне үк миңа да бу җырны җырларга кирәк дигән уртак фикергә килдек...” – дип яза җырчы. Шәп килеп чыкканмы? Җырга бәяне видеоны караганнан соң бирерсез. Ә без җырчының оныгы һәм әтисе белән күптән түгел төшкән фотосын бирергә булдык. “Барыбызга да картәни, картәти бәхетен татып яшәргә язсын! Балалар, оныклар исән булсыннар”, – ди Айдар Галимов үзе.
ВИДЕО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

«Сафия» җырын Зифа Нагаева үзенең оныгына багышлап язган. Беренче тапкыр ишетү белән мин аңа шалтыратып: "Минем дә бит оныгым Сафия", - дидем.. Шул көнне үк миңа да бу җырны җырларга кирәк дигән уртак фикергә килдек... Менә ниһаять, үземнең Туган көн концертларымда беренче тапкыр сәхнәдән башкардым , әлбәттә үземнең Сафиямә багышлап... Барыбызга да картәни- картәти бәхетен татып яшәргә язсын! Балалар, оныклар исән булсыннар🙏 Җырны күп сораулар буенча урнаштырабыз. Тулысынча Вконтакте челтәрендә тыңлый аласыз.


Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)






Без язны каршылаганда “Татар радиосы” алып баручысы, бала ялында утыручы Ләйсән Таишева гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булып кайтты. Үзләре белән, әлбәттә, 1 яшь тә 3 айлык Роланны да алганнар. Җылы яктан фото-сәламнәрне күп алдык. Игътибар үзәгендә һәрчак Ролан иде. “Һич кенә дә кулда тотып булмый үзен. Һәрчак хәрәкәттә, йөгерә. Ә без аның артыннан. Шуңа да Роланның уңышлы фотолары аз”, – дип язды Ләйсән. Менә шулай: дача сезонында әбиләренә булышырга көч туплап кайтты алар.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

У нас тут есть один мальчик, который постоянно хочет от нас убежать😂 у нас нет ни одной удачной фотографии, где мы с ним вместе, потому что Ролан категорически не хочет сидеть на руках, а только показывает нам сверкающие пятки и затылок... Ему надо нестись сломя голову (в доказательство две шишки на лбу, ВТОРАЯ РОВНО НА ПЕРВОЙ)🙈 . За руки ходить- это не для него🙅🏻‍♀ Коляска - для слабаков🙈 . Вот так и ходим, точнее бегаем, Ролан от нас, а мы за ним ☺ . #лейсантаишева #роликgal #охужэтидетки #дубай #оаэ


Публикация от Лейсан Таишева (@leysan_taisheva)






Танылган журналист, радио-телевидение алып баручысы, өч бала әнисе Айсылу Леронның кече кызы Сәйдәне күрегез әле! Гармунда уйнарга маташа түгелме соң?! “Әтисенең нәни аккордеоны бу. Рәвешен китереп утырган була бит. Ноталардан “соль” белән “ми”ны белә инде, калган бишесен өйрәнәсе дә, музыкант булабыз аннары”, – дип язган Айсылу үзе. Сүз уңаеннан, 27 апрельдә Сәйдәгә 3 яшь тула. Туган көне белән котларга онытмагыз.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Әтисенең нәни аккордеоны бу☝️ Рәвешен китереп утырган була бит, ә😁 #Сәйдүш #кызымйолдызым . Ноталардан "соль" белән "ми"ны белә инде, калган бишесен өйрәнәсе дә, пулный музыкант булабыз аннары😅 . Без кечкенә чакта Флера Хөрмәтова бик популяр иде, хәтерлисезме? Аның кассеталары бөтен кеше дә бар иде бугай. Кунак килсә дә, тәк кәеф өчен дә уйната торган идек шуны📻💃 Хәзер аның хәтле кунакка йөрешү дә, күңел өчен татар бию көйләрен тыңлау да юк инде...


Публикация от 💜АЙСЫЛУ ЛЕРОН💜 (нас 52k) (@iceluleron)






Яз җиткәч җырчы Чәчкәнең кызы – Веснаның да хәлен белергә булдык әле. Кунакка килгән бабасын “япон ризыгы” белән сыйлаган чагында “тоттык”. “Кунакка авылдан әти килде. Роллыларга заказ бирдек. Бик ошатты. Мине бүтән бәлешләр белән каршы алмагыз, анысын авылда да ашыйм мин, дип указ бирде әти”, – дигән Чәчкә. Весна андый ризык яратамы, дисезме? Сер булып калсын әле.
ФОТО:





Җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның гыйнварда уллары Минтимер тууын ишеткәнсездер инде. Апрельдә Минтимергә – 3 ай, апасы Асылбикәгә 3 яшь тулды. Ә без  Асылбикәнең энесен ничек кабул итүе белән кызыксындык. “Кызыбыз үзен ничек тотар икән, дип борчылган идек. Бактың исә, ул үскән кыз икән бит инде. Иң ягымлы апай!” – дип яза әни кеше кызы белән төшкән фото астына.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

ТЕПЕРЬ Я МОГУ ПЛАКАТЬ КРОКОДИЛЬИМИ СЛЕЗАМИ .... ОТ СЧАСТЬЯ ❣️💫 . . Я больше всего переживала как будет себя вести наша Бикуш 🙏🏼 Наша маленькая принцесса 💫🎀 . Оказывается она такая взрослая🎀 . Очень эмоциональная 🎀 . Самая добрая уже СЕСТРА 🎀🙏🏼 . P/S Разница 2г9м🌸 А наше сердце толкло стало ещё больше На них обоих Наших ангелочков Асылбика❣️ Минтимер🐣


Публикация от Гульназ Халимова-Шарипжанова (@gulnazshrp)






Телевидение хезмәткәре Гөлүсә Исмәгыйлеваның инстаграмындагы әлеге фотосын да бүгенге сәхифәбезгә урнаштырыйк әле. Шат елмайган әни белән улының йөзләрендә яз елмаюы чагыла, ләбаса. Улы Данил белән циркка килгән алар. Кәеф күтәренкелеге дәвамлы булсын.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Пришли мы такие в #цирк #шоугииэрадзе #баронеты


Публикация от Гелюся Исмагилова (@gelusatnv)






Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев