Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстамизгел: чәчәкләргә төренгән җәй

Җәйнең кыл уртасына җитеп киләбез, дуслар. Яртысы узса да, иң матур көннәре алда әле – безне җәйнең җиләк-җимешле чагы көтә. Килешәсездер, җәй белән инстаграм да чәчәкләргә төренә, яме арта. Бүген без...

Җәйнең кыл уртасына җитеп киләбез, дуслар. Яртысы узса да, иң матур көннәре алда әле – безне җәйнең җиләк-җимешле чагы көтә. Килешәсездер, җәй белән инстаграм да чәчәкләргә төренә, яме арта. Бүген без йолдызларның инстаграмнарын барлап, җәй белән бәйле иң матур фотоларны бирергә уйладык. Чү, җәй генә түгел икән бит анда!


Күңелле балачак, малайлар шуклыгының нинди икәнен беләсегез киләме? Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерованың инстаграмына күз салыгыз: җырчының дүрт яшьлек улы Кәрим белән танышырсыз, видеоларын карарсыз. “Үсте безнең малай. Егет булган. Сезнең бәләкәчләрегез нинди кызык нәрсәләр уйлап чыгара?” – дип язган әни кеше чираттагы бер фотога.
Ә без Кәримнең моннан берничә ел элек төшкән видеосын да “эзләп таптык”. Кәеф күтәренкелеге җитмиме? Шул видеоны карап алыгыз.
ФОТО:



Видео:





Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм кызы Сәфинә өчен быелгы җәй гомергә истә калырлык булган. Табигать кочагында фотосессия ясаганнар бит. Ә фотосурәтнең кадере еллар узган саен арта гына ул! “Күптән шундый фотосессия теләгән идем. Хыялны чынга ашырга фотографка рәхмәт”, – дип балкый Дилә.
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Сегодня получила фотографии с последней фотосесии . Фотограф Айсылу говорит : выбери 10 самых классных , чтобы обработать. Я с начало не поняла . Что тут обрабатывать ? И так все круто! Эти все фото без ретуши . Мне кажется ничего и не надо ретушировать . Правда ведь ? Давно так хотела такую фотосессию . Спасибо , что воплотила в жизнь все наши желания! Все получилось волшебно . Айсылу , мең рәхмәт сиңа😘😘😘. @ais_photo_ahmadieva . . #makeup : @aliya_shaiakhmetova #бренд : @arimas.dress @amelie_linen_clothes


Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)






Авылда яңгыр яуганда су ерып йөрергә яраткан, яланаяк йөгерешкән балалар шәһәрдә дә яңгырлы көннең рәхәтен белә шул. “Әминә белән Сөембикә, авылдан калошларны ник алмадың, дип колак итен ашый. Яңгырда рәхәтләнәләр”, – дип язган җырчы Иркә кызлары турында. Җәй кызу көннәре генә түгел, яңгырлары белән дә ямьле шул.
ФОТО:





Туганы Алмаз белән татар эстрадасында беренче игезәк җырчы дуэтын булдырган Айдар Юнысовның ике яшьлек улы Әмирхан спорттагы киләчәк казанышларына беренче адымнарын ясый. “Әти булу – зур бәхет!” – ди автор-башкаручы буларак танылу алган Айдар. Тулы бәхеткә менә шундый бергәләп мавыгулар, балалар өчен сөенә белү дә керә бит ул!
ФОТО:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Әти булу - зур бәхет! ❤️ #деньотца #юнсики #юнусовы #юнысовлар


Публикация от Айдар Юнусов (@aidar_yunus)






“...Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да”, –
дип җырлана җырларда. Татар эстрадасының популяр җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар да шундый фикердә. Төркиядә дә ял итеп кайтырга өлгергән алар, әмма авылдагы ялга барыбер өстенлек бирәләр икән. “Авылдагы рәхәтлек. Туган якның суы гына да аеруча бик тәмле. Бездән дә бигрәк, балаларыбызга ирек җитәрлек монда”, – дип язган Ләйлә кызлары Риана һәм Арина белән төшкән фото астына. Кызыктырдылармы? Безне – әйе!
ФОТО:





Скрипкачы Динә Закирова белән Камал театры артисты Илнур Закировларның кызы Зәлия дә телевидение йолдызы булды. “Безне дә хәзер “Шаян ТВ”дан карый аласыз. Зәлия кызымның хыялы чынга ашты, Аллага шөкер!” – дип сөенече белән уртаклаша Динә. Ә сез Зәлияне телевидениедә күрдегезме соң? Хәер, тапшыруда соңгы төшүе булмас әле. Абый-апалары бик мактаган үзен. Уңышлар телик Зәлиягә!
ФОТО:





Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев