Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстамизгел: табигатькә сәяхәт, бакча мәшәкатьләре һәм инстаграм...

Озын-озак бәйрәм яллары, табигатькә сәяхәт, бакча мәшәкатьләре һәм инстаграм... Күпләр өчен май аеның шул рәвешле узуы шик уятмый. Язның соңгы ае “йолдызлар” өчен дә искәрмә булмагандыр. Хәер, нишләп...

Озын-озак бәйрәм яллары, табигатькә сәяхәт, бакча мәшәкатьләре һәм инстаграм... Күпләр өчен май аеның шул рәвешле узуы шик уятмый. Язның соңгы ае “йолдызлар” өчен дә искәрмә булмагандыр. Хәер, нишләп әле шик-шөбһә белдереп маташабыз – инстаграм киңлеге ишекләрен ачыйк.


Бәләкәй Зәйнәпкә дә 1 яшь тулды! Әти-әнисе – Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төпчек кызларының фотосын “элеп” куймаса, белми дә калучылар күп булыр иде әле. Ә болай котлаулар яуды гына. “Җимеш, рәхмәт сиңа безне сайлаганың өчен! – дип котлады кызчыкны инстаграм аша әнисе дә. – УЗИда, малай түгел, дигәч ярты сәгать елаганым өчен гафу ит”, – дип тә өстәде. Ә Булатның дөнья түгәрәк: “Өчләтә бәхетле иткәнең өчен рәхмәт!” – диде ул өч кызының әниләренә.
Фото:





Танылган пародияче һәм алып баручы Алсу Фаракшинага кызын курчак итеп киендерергә дә язның җәйдәй кызу көннәре тәэсир иткәндер, мөгаен. Кием сайлау сере белән дә уртаклаша әни кеше. Безгә анысы әллә ни кызык түгел, ә менә ике яше дә тулмаган Раянаның модельләр кебек фотога төшүе күңелне нык әсир итте. Кечкенә Алсу, дисәң дә үпкәләрлек түгел. “Кызым, матур итеп бас, фотога төшерәм, дигән идем. Берничә кадрны кабул итеп алыгыз”, – дип язган Алсу фото астына.
Фото:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Мин эйтэм: Кызым,матур итеп бас эле, фотога тошерэм ) Сезгэ берничэ кадр, икенче фото ( листайте) селфи 😀 Кызлар, энилэр!!! Бик матур киемнэр тегэ торган кызны таптым) Бииик нежный, жинел материал бн эшли) Балаларга биииик матур киемнэрне, узе тегэ! Бик молэем, акыллы кыз Эльвира ) Сез дэ узеннэн берэр матур кием алыгыз эле бэбилэрегезгэ) Рэхэтлэнеп киярлэр ❤️ бу косынканы вообще салмыйча киябез, тагын заказ бирдем эле! Кереп инстограмына язылыгыз , югалтмагыз @_lovely_family_shop_ #балалар#исэнбулсыннарсабыйлар#киемнэр#


Публикация от ALSU FARAKSHINA (@alsufarakshina)






Май яллары гаилә белән бергә булырга мөмкинлек тә тудыра бит әле ул. Шуның белән кадерле дә. Гастрольләрдән кайтып кермәгән җырчы гаилә өчен бигрәк тә. Әнә, Зинира һәм Ризат Рамазановларга авылга кайтырга җай чыккан. Ризатның туган ягында – Саба районы Шекше авылында булган алар. Кызлары Айгизә белән, әлбәттә. “Авылда күңелле, яллар рәхәт”, – дип фото урнаштырды Зинира бәйрәм ялларында.
Фото:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Авылда кунелле, рэхэт яллар))) #минемгаилэм#авылдарэхэт#ризатзинирарамазановлар


Публикация от Зинира Рамазанова (@ziniraramazanova)






Бераз баш ватып алыйк әле: фотодагы малайларны танырга кирәк булачак. Телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова инстаграмдагы дусларына шундый сорау биргән бит. “Күрше белән киттек әле, кызлар янына, күрше авылга танцыга... Кем малайлары бу, кем белә?” – дип язган Зәмирә. Сары футболкадан Зәмирәнең улы Данил, икенчесе Филүс Каһировның улы, дип язучылар күп. Сез ничек уйлыйсыз?
Фото:





Маймыл тотканга куанган, әллә инде бераз куркуга да калган әлеге малайларны бутап булмый инде. Бертуганнар – Камил, Рамил һәм Марсель исемле малайлар бит бу! Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның батыр уллары. Җиңү көнендә паркка сәяхәт менә шундый күңелле мизгелләр бүләк иткән аларга. Әни кеше язганнарга без дә кушылабыз: “Дөньялар тыныч, имин булсын. Җиңү китергән әби-бабайларга зур рәхмәт!”
Фото:





Велосипедта җилдерәсезме инде, дуслар? Җилдерсәгез дә концерт-тамашалар алып баручы Рамил Шәрапов кадәр булдыра алмассыз. “Кайсыбыз беренче килгәнне аңлагансыздыр инде”, – дип шаярта Рамил балалары Линара һәм Раян белән төшкән фото астына. Ә без аңламадык – җиңүчене ачыклар өчен әллә кабат старт бирергә микән?..
Фото:


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Кайсыбыз беренче килгәнне аңлагансыздыр инде😎


Публикация от Рамиль Шарапов (@sharapovramil)






Инстаграм киңлекләрендә “Нурсолтан маҗаралары” дип исемләнгән сериал пәйда булды. Берничә сериясен инде тамаша кылырга да була. Төп герой – танылган юмор остасы, пародияче Илдар Ямалиевның 3 яшьлек улы Нурсолтан. Сериалның дәвамлы булу булмавы тамашачыдан, дөресрәге Илдарның инстаграм дусларыннан тора. “Сезгә ошап китсә шушы исем астында тагын видеолар куярмын”, – дип ышандыра ул. Рәхим итеп сез дә карагыз!
Видео:



Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев