Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җир-Ана ярдәмгә мохтаҗ!

Бүгенге көндә кешенең Табигать биргән байлыкларны дөрес кулланмавы нәтиҗәсендә Җир-ана, табигать куркыныч астында. Мондый халәтне дөньякүләм экология кризисы дип атыйлар.Җир планетасында кешеләрнең яш...

Бүгенге көндә кешенең Табигать биргән байлыкларны дөрес кулланмавы нәтиҗәсендә Җир-ана, табигать куркыныч астында. Мондый халәтне дөньякүләм экология кризисы дип атыйлар.
Җир планетасында кешеләрнең яшәп китү тарихын карасак, аларның хуҗалык эшчәнлеге табигатькә ничек тәэсир иткәнен, бу тәэсирнең үсә барганын һәм нинди нәтиҗәләргә китергәнен күрәбез.
Тарихның башлангыч этапларында хуҗалык итү та­бигать байлыкларын үзләштерүдән гыйбарәт була. Кеше бу чорда табигатькә җайлаша, аңа җитди зыян салмый. Кешелекнең төп өлеше җитештерү хуҗалыгына (терлекчелек һәм игенчелек) күчкәч, табигатьнең хәле начарая төшә. Җирләр сөрелә, урманнар яндырыла. Терлек көтүләре бик зур далаларны таптап бетерә. Урта гасыр­ларда халык саны арта, металлдан эшләнгән хезмәт кораллары, урман төпләп җир эшкәртү киң тарала, кораблар төзү, төзелеш үсә башлый.
XVIII гасырның сәнәгать революциясеннән соң завод-фабрика сәнәгате үсеш ала, шәһәрләр саны арта, җир астыннан минераль чимал чыгару массакүләм төс ала. Халык санының күпкә артуы, индустриальләштерүнең дәвам итүе һәм фәнни-техник революция XX гасырда кешенең табигый тереклек итү тирәлеге бозылуга, кешелек җәмгыяте белән табигать арасында конфликтка, экологик кризиска китерә. Ә бит табигатьне саклау — ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз!
Гринпис (ингл. Greenpeace — «яшел тынычлык») — табигатьне саклау максатыннан төзелгән халыкара иҗтимагый оешма. Ванкуверда 1971 елның 15 сентябрендә Дэвид Мактаггарт тарафыннан оештырыла.
Оешманың төп максаты — глобаль экологик проблемаларын чишүгә ирешү, шушы проблемаларга хөкүмәт һәм җәмгыять игътибарын арттыру.
Гринпис финанс ярдәмне фәкать фикердәшләр тарафыннан ала, принципиаль рәвештә дәүләт структураларыннан, сәяси фиркәләрдән, бизнестан акча алмый.
Гринпис ММЧ игътибарын кызыксындырган зур акцияләр белән мәшһүр. Оешма үзе экологик җинаять урыннарында була, җәмгыятькә бәйсез һәм дөрес мәгълүматны җиткерергә тырыша.
Шушындый оешмалар безнең Җиребезгә файда китерә, ярдәм итә диясе килә.
Йомгаклап әйткәндә, табигатьтәге бәла-казаларның күбесе — без — кешеләр тарафыннан тиешенчә уйлап башкарылмаган гамәлләребез, җибәрелгән хаталарыбыз җимеше. Һәркайсыбыз табигатьне саклауга үзеннән лаеклы өлеш кертсен иде!




 
 
greenpeace_logo-svg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев