Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җир тирәли - 60 секундта: Сыер өчен дә хушбуй бар!

Америкада фермер Лиза Бродар бер журналда сыерларга яңа юылган кием исе ошамавы турында укыган да, үз хайваннарын кызыксынып күзәтә башлаган. аларның төрле исләргә ничек тәэсирләнүен сынаган. Берничә...

Америкада фермер Лиза Бродар бер журналда сыерларга яңа юылган кием исе ошамавы турында укыган да, үз хайваннарын кызыксынып күзәтә башлаган. аларның төрле исләргә ничек тәэсирләнүен сынаган. Берничә айдан соң Лиза бәкам агачы, шалфей, эрбет һәм гөлбадран мае нигезендә хушбуй ясаган. Һәм шуны сибенеп, сыерларын сауган.
Сөтлебикәләргә яңа хуш ис ошаган, алар сөтне гадәттәгедән күбрәк бирә башлаган. Әлеге хушбуйның бер флаконы 110 доллар тирәсе тора, әмма Лиза аны фермерлар түгел, ә чын ковбойларга охшарга теләгән модалы егетләр үз итәр, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев