Изге Биләрдә изге булмаган хәл [үзем күрдем] (укучыбыз язмасы)


Изге Биләр… Нинди саф, күркәм, матур җир!


Ел саен 1нче майда без әнинең туган авылына – Уракчыга кайтабыз һәм, әлбәттә, Биләрдәге изге чишмәгә керәбез. Андагы чишмә турында шундый сүз йөри: суның тәмен бер генә тапкыр татысаң да, ул сине һаман үзенә чакырып торачак. Чынлап та, шулай икән. Инде алтынчы ел без Биләрдә ял итәбез. Әйе, ял, чөнки анда кеше өчен бөтен нәрсә бар: кибет, кафе, беседкалар, чишмә, борынгы ташлар һәм башкалар.



билэр1

 Ял көнендә (28 майда) без, берничә гаилә җыелышып, шунда юл тоттык. Бу безнең икенче кайтуыбыз иде. Юл ерак – 150 чакрым чамасы (2-3 сәгатьлек юл), әмма безнең өчен һәр кайтуыбыз зур бәйрәм, чөнки үз машинабызда гаилә белән яраткан җырлар тыңлап кайтабыз, туганнар белән очрашабыз, күңел ачабыз. Бу көнне бераз яңгыр яуды, ләкин ул кәефебезне төшермәде. Гадәттәгечә, ашарга пешердек (үз урыны, казаны, мангалы бар), озын баскычтан Хуҗалар тавына мендек, теләкләр ташын 7 тапкыр әйләндек, чишмәдән су эчтек һәм иң яратканы – һәр кешегә өчәр чиләк чишмә суы койдык. Беренче елны боздай салкын суны кою куркыныч иде, чөнки чыныкканыбыз да юк. Әмма чишмә суының үзенчәлеге – аның шифасы. Шуңа күрә бик күп ата-аналар берничә яшьлек сабыйларын да курыкмыйча коендыралар. Коенгач, бөтен дөнья җылына, кәеф күтәрелә, үзеңне батыр итеп хис итәсең, суны сагына башлыйсың.


Әмма бер күңелсез хәл безнең күтәренке кәефебезне төшерде…Бөтен кеше чиләкләргә суны чишмәгә төшеп тутыра, ә аннан соң кабинкаларда чишенеп коена. Олы яшьтәге исерек абыйлар, барлык кагыйдәләрне чикләп, шушы (Корбан гаетендә  корбан чала торган, нәзер әйтә торган, әби-бабалар дога укый торган) җирдә сыра, аракы эчеп, тавышланып күңел ача иделәр. Әйе, ямьсез күренеш, әмма чишмәдән су ала торган җирдә ярымшәрә килеш кыланулары – тәртипсезлекнең ахыргы чиге иде. Бакалар кебек юпь-юеш килеш сикерүләре, кешеләргә бәйләнүләре, шаркылдап көлүләре — әдәпсезлек. Телефоннарын юешләтеп, чиста киенгән кешеләр арасында чишенеп бетмәгән килеш бер-берсен коендыруы, сүгенүләре, чиләкләр белән сугышуы – бик күпләрне телсез калдырды, чөнки алар изге җирнең атмосферасын бозып, рухи байлыкларны мәсхәрә иттеләр. Безнең белән бергә, таң калып, карап торган апа шушы “бака туенда” сикерешкән ирләр арасында бер хатын-кызның булуына тагы да гаҗәпләнде, ләкин беркемнең дә кысылырга кыюлыгы җитмәде. Киресенчә, халык тарала барды, әниләр балаларын качырды, чөнки ирләр инде көчкә аякларында басып тора иделәр.


Бу җирнең караучысы бар, ләкин мондый зур территорияне карап бетереп булмый. Бу бит изге җир, халык үз-үзен контрольдә тотарга, тәртип сакларга тиеш, дип уйлыйм.


Биләрнең даны еракларга таралган. Монда заказга алынган автобуслар белән экскурсияләргә киләләр, тирә-юньне гел яңартып, матурайтып торалар.


Шушы коточкыч хәл безнең җәмгыятьтәге үзгәрешләрне ачыктан-ачык күрсәтә: эчемлекләрдән кешелеклелек сыйфатларын җую, рухи байлыкларны мәсхәрә итү “оят”, “буыннар алдындагы "бурыч”, “намус” сүзләренең юкка чыгу тенденцияләре.


Минем әнием бу яктан булганлыктан, Биләрдә урнашкан Хуҗалар тавы турындагы легендаларны белә. Алар бик күп, ләкин әнигә әбисе берсе турында сөйләгән. Биләр җиренә хан һәм аның күпсанлы гаскәре яу белән килгән, хатын-кызларның ирләрен, әтиләрен, улларын сугышта үтереп, туган җирләренә зур янау, кайгы китергән. Батыр хатын-кызлар, кулларына кораллар тотып, хан һәм аның гаскәренә каршы чыкканнар, үз җирләре өчен кан койганнар, әмма туган туфракларын саклап калганнар. Шушы кыю кызларның җаннары күктәге йолдызларга әверелгән, ә тауны Хуҗалар тавы дип тә, Кызлар тавы дип тә йөртә башлаганнар.
Шушындый авыр сугышны, күренешләрне кичергән җир, чыннан да, изге булып саналырга тиеш. Шул кызлар, безнең әби-бабаларыбыз үз гомерләрен жәлләмәгәндә, мондый көннәргә калуларын башларына да китермәгәндер.+


Халык үз башына котыра. Кайларга тәгәри бу дөнья…


Гөлия Галәвиева язмасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мәхәббәт аңлатыр вакыт Россия Мәгариф министрлыгы Укытучылар көне уңаеннан 14 нче  сентябрьдән “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә. 
    588
    0
    0