Изге бәйрәм турында

Корбан бәйрәме яки корбан гаете (гайде корбан — фар. عید قربان ‘әйд-е қорбан, гайд әзха— гарәп.عيد الأضحى‘ид әл-’әзха) — хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Уразадан соң 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.
Бәйрәм тарихы
Ислам диненә күрә, Тәңребез ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный: Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйльне корбан китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә. Ибраһим пәйгамбәр үз улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәгә. Шуның белән Ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын, дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.
Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Ингушетия, Кабарда-Балкария һ.б. рәсми ял көне санала.
“Корбан” сүзе нәрсәне аңлата?
Гарәп теленнән “корбан” сүзе “нәрсәгә дә булса якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. “Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз”, ди.
Корбан чалу вакыты
Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала.
Күп катлы йортта торучыларның корбан чалу өчен урыны юк икән, аларга мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була. Бәйрәм көнендә мәчетләр янында сарыклар сатыла торган базар оештырыла. Ә кайбер мәчет ишегалларында, билгеле бер санитар шартлар үтәлгәндә корбан чалу өчен махсус урын оештырыла, анда, дога кылып, корбан чалучы белгечләрне табарга була.
Кем корбан чала ала?
Корбан чалуны үз исеменнән дип ниятләүче кеше башкарырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бу кеше корбан чала алмый икән, моны ул ышанган башка берәү үти.
Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?
Дөя, сыер, сарык  һәм кәҗә. Биш яшьлек дөя, ике  яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап)  сарык яки тәкә.
Нинди физик кимчелекләре булганда хайваннарны корбан чалырга ярамый?
Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.
Корбан итен кая куярга?
Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп  туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.
Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: “Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз”, дигән.
 
b075619aa64b25d793f1ac9a14626b8d_xl

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: