Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Канатлы фәрештә»

Әниләр көне уңаеннан, яшь татарстанлыларны «Канатлы фәрештә» дип исемләнгән рәсем бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Әниләр көне уңаеннан, яшь татарстанлыларны «Канатлы фәрештә» дип исемләнгән рәсем бәйгесендә катнашырга чакыралар.

27 ноябрь – Әниләр көнендә Россиянең күп кенә төбәкләре «Канатлы фәрештә» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, күп балалы гаиләләрнең җәмгыятьтәге статусын күтәрү – әлеге акциянең төп максаты.

«Канатлы фәрештә» бәйгесенә эшләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга була.  Балалар үзләренең сакчылары – фәрештәне ничек күз алдына китерүләрен рәсемдә тасвирларга тиеш. Фәрештәләр – мәхәббәт, игелек символы, яклау һәм коткару чагылышы, нәкъ менә әниләр кебек.  Бәйгедә теләсә кайсы бала катнаша ала. Моның өчен фәрештә рәсемен ясап, үз эшеңне фотога төшерергә, #КрыльяАнгела2020 хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга һәм Россиянең күп балалы гаиләләре сайтында гариза тутырырга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 10 октябрьдә ясалачак, ә катнашучыларның иң яхшы эшләре «Канатлы фәрештә» китап-альбомында басылачак. Моннан тыш, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм Россия Сәнгать Академиясенең гамәлдәге әгъзасы, РФ атказанган рәссамы Никас Сафроновтан исемле сертификатка да ия булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев