Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кайбыч кызы Диана үзе генә белгән мехенди ясау серләрен ача [фото]

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Юкны сөйләмәгез. Кыз кешегә ул һөнәрләрнең 99ы да җитми әле. Әңгәмәдәшем Диана Александрова – шундыйларның берсе, чын иҗат кешесе. Осталарча портретлар ясы...

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Юкны сөйләмәгез. Кыз кешегә ул һөнәрләрнең 99ы да җитми әле. Әңгәмәдәшем Диана Александрова – шундыйларның берсе, чын иҗат кешесе. Осталарча портретлар ясый, бии, шигырьләр дә язгалый, тәмле тортлар пешерә, аларны бизи… Ул гел шулай: камиллеккә омтылып, яңа нәрсәләрне үзләштерергә ярата. Күптән түгел Диана үзенә өр-яңа хобби тапты: ул мехенди ясау белән шөгыльләнә.  
Мехенди сәнгате безгә кояшлы Һиндстаннан килгән. Кына ярдәмендә тәнгә матур рәсемнәр төшерү сәнгате элек бер йола буларак кулланылган. Һәр бизәк үзенә күрә мәгънәгә ия булган. Мәсәлән,  «һинд кыяры» дип аталган рәсем Һиндстанда энергия, үсешне аңлата. Аны кияүгә чыгарга җыенучы яисә кияү турында хыялланучы хатын-кызларга ясаганнар.  Ә хәзер исә мехендиның әллә нинди үрнәкләрен гүзәл затларыбызның нәфис кулларында еш очратырга туры килә.
Әлеге эшнең бөтен нечкәлекләре турында Диана үзе дә сөйләде.
-Күптәнге хыялым иде ул минем. Кечкенә чакта һинд киноларын карап үскән бала буларак , мехенди белән шөгыльләнеп китәргә этәргеч шул булгандыр, дип уйлыйм.  2014 нче елны «Сәләт»тә ял иткәндә бер кыз үземә беренче тапкыр кулыма кына белән рәсем төшерде. Шулкадәр сөенгәнем истә! Аны саклап кына тордым, юынганда да, перчаткалар киеп кенә юына идем. Шуннан соң үземнең дә ясап карарга теләк туды. Кына белән рәсемне иң беренче булып апам Анжеликага ясадым. Эксперимент рәвешендә булса да, рәсем бик матур килеп чыкты, аңа ошады, — дип тезеп китте сәләтле кыз, үзенең әлеге сәнгатькә ничек кереп китүе турында сорагач. – Мехенди ясауның бернәрсәсе юк бит! Чәчәк, нокта һәм сызык ясый белсәң, булган!
-Эшне нәрсәдән башлыйсың соң?
— Ясаганда мин башта кара ручка белән сурәтне төшерәм, аннан соң гына кына белән йөртеп чыгам. Минем өчен иң мөһиме – рәсем тигез, төгәл һәм матур булсын. Перфекционист буларак үз-үземнән шуны таләп итәм. Өйрәнчек булганга күрә дә, иң башта ук кына белән ясарга куркам әле.
— Мехенди ясаганда кешенең тән тиресенә игътибар итәсеңме? Күпләрнең аллергия булуы да мөмкин бит…
-Мин кына сатып алуга, аны үз тәнемә сөртеп карыйм. Бернинди дә кызышулар, авырттырулар булмаса, клиентларыма рәсем төшерәм. Кешегә зыяны тимәсен дим инде. Әлегә зарланып килгәннәре юк.
-Мехенди өчен кирәк-яракларны каян аласың? Кыйбатка чыгамы?
— Алар мин яшәгән төбәктә сатылмый шул, шунысы кызганыч. Интернет аша заказ биримме, дип тә уйладым, ләкин анда чагыштырмача кыйбат була һәм озак килә. «Сәләт»кә быел баргач, Ландыш исемле кыз үзе белән төрле төстәге кыналар алып килгән иде. Берничәне аннан сатып алдым. Казанда да,  эзли торгач, кирәкле әйберләр сатып алыр өчен бер «точка» таптым үзе. Кынаның да төрлесе бар. Ул кадәр кыйбатка төшми, заказлардан килгән акча аны гына каплый. Бер тюбик күп кешегә җитә әле ул.
Клиентлар үзләре нинди рәсем алып килә, шундыйны ясарга, һәр кызның теләкләрен тыңлап, аларга ошасын, дип тырыша Диана. «Күбесенчә рәсемнең матурлыгына карыйлар, анда нинди символлар, аларның мәгънәләренә игътибар итмиләр» , ди ул.  Шәһәрдә бик кыйбатка төшә торган мехенди, Диана кулыннан чагыштырмача юньгә чыга. Мәсәлән, күптән түгел генә сыйныфташына Казанда 600 сумга төшәрлек мехендины йөз сумга ясый ул! «Шәһәргә киткәч тә мехенди белән шөгыльләнәсе иде», дип хыяллары белән бүлеште Диана.
Мехенди белән генә чикләнмичә, портретларга да заказлар кабул итә әңгәмәдәшем. Аларны да үзенчәлекле, матур итеп ясарга тырыша, ә иң мөһиме  — эше өчен кыйбат сорамый. «Клиентларыма ошасын! Монда акча төп роль уйнамый.  Авыл җирендә яшәгәнгә күрә,  авыл кешесенең кесәсенә артык сукмый торган бәяләр куям”, ди ул тыйнак кына. Заказлардан җыелган акча быелгы чыгарылыш кичәсенә чәч ясату, макияж өчен ярап куйган үзенә. «Һәрнәрсәгә теләк һәм тырышлык кирәк! Күңел тарткан эшне башкарырга  ашыгыгыз!», дип киңәш итә тырыш кыз.
Чыннан да, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәре нәкъ әңгәмәдәшем турындадыр. Сөйләшеп утырганда кына чәчәкләрне үземә дә ясап куйды Диана.
Р.S. Диана Александрованың иҗат эшләрен Instagram челтәрендә #dianalex_art хэштегы аша, яки ВКонтактедагы битендә күрә аласыз (vk.com/alexandrova_di)
[gallery size="full" ids="2441,2442,2443,2444,2445"]
Чулпан Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев