Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге лагерьлар буенча “кайнар линия” эшли башлады

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Лето” үзәге “кайнар линия” ачты.

Баланы лагерьга җибәрү өчен юлламаны каян алырга? Нинди документлар кирәк? Бала янына лагерьга барырга ярыячакмы? Моңа охшаш сорауларны хәзер Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Лето” үзәге ачкан “кайнар линия”гә шалтыратып бирергә була. Белгечләр җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә кагылышлы барлык сорауларга да җавап бирәчәк. “Кайнар линия” телефоннары -  8(843)-207-28-73 һәм 8(953)-999-10-59. Белгечләр сәгать 8.30дан 20.00гә кадәр тәнәфессез һәм ял көннәрсез эшли.

Инде хәбәр итүебезчә, быел лагерьларның эше башка еллар белән чагыштырганда бераз үзгә булачак. Әти-әниләргә лагерьга килү тыелырга мөмкин. Шулай ук балаларның ялын тәэмин итүче барлык хезмәткәрләрне дә бөтен смена дәвамында өйләренә кайтармыйча эшләтү турында сүз алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев