Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар иллюстраторы Зифа Мөхәммәтҗанова истәлегенә күргәзмә ачылачак

26 майда Казан Кремленең “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында графика өлкәсендәге рәссам, иллюстратор, китап һәм журналлар дизайнеры Зифа Мөхәммәтҗанованың шәхси күргәзмәсе ачылачак.Балалар басмаларын...

26 майда Казан Кремленең “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында графика өлкәсендәге рәссам, иллюстратор, китап һәм журналлар дизайнеры Зифа Мөхәммәтҗанованың шәхси күргәзмәсе ачылачак.
Балалар басмаларын бизәү һәм рәсемнәр урнаштыру рәссам иҗатының мөһим өлешләренең берсенә әверелде. Аның әсәрләренең күбесе халык әкитяләренә, легендаларга, риваятьләргә, ырымнарга багышланган. Зифа Мөхәммәтҗанованың иң уңышлы эшләре арасында – Б. Рәхмәтнең “Курчак батыр” (1984), Х. Халиковның “Матурмы син?” (1987), М.Хәсәновның “Ут малай” (1989), “Х. Туфанның “Умница” (1991) һәм башка китапларына иллюстрацияләрне атап узарга була.
З.Мөхәммәтҗанованың журнал графикасы өлкәсендәге иҗатының иң югары ноктасы “Ялкын” балалар журналында булды, ул анда1987 нче елдан аның тышкы кыяфәтен формалаштырган.
Аның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шулай ук хосусый чит ил һәм Россия коллекцияләрендә саклана.
З. Мөхәммәтҗанова 2016 нчы елның кышында якты дөньядан китсә дә, әмма кешеләргә истәлеккә үзенең күркәм сәнгатен калдырды.
Татарстанның танылган иллюстраторы истәлегенә багышланган күргәзмә 26 нчы июльгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр “Хәзинә” галереясы матбугат хезмәтендә.
Белешмә: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев