Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан музейларында экскурсияләрне балалар үткәрәчәк

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә – Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында гадәти булмаган акция узачак: музейларда экскурсияләрне мәктәп укучылары үткәрәчәк.

 

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә – Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында гадәти булмаган акция узачак: музейларда экскурсияләрне мәктәп укучылары үткәрәчәк. Экскурсоводларның яше-9дан 17 яшькә кадәр. 

«Балаларның тарихка, туган якка карата кызыксынуы булуы чын күңелдән сөендерә, – дип билгеләп үтте фәнни-методик бүлек җитәкчесе Лилия Хисәметдинова. – Без кирәкле материаллар бирдек, ә балалар – экскурсияләрне 2-3 атна эчендә үзләштерде. Аларга ярдәм иткән укытучыларга рәхмәт. Бу проектның киләчәге зур, без аны үстерәчәкбез».

Музей экскурсоводлары булырга Казанның сигез мәктәбеннән 9-17 яшьлек 25 укучы язылды. Аларның унысы Милли музейда, 15е – аның филиалларында: Боратынский музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Шәриф Камал музеенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында үз көчләрен сынаячак.

Экскурсияләр өчен балалар залларны, бүлекләрне, экспозицион комплексларны үзләре сайлады. Мәсәлән, Милли музейда аларны «Татар алтын хәзинәсе», Екатерина II каретасы, традицион татар йорты интерьеры, төбәк халкының борынгы кәсепләре һәм технологияләре, Идел буе Болгары тарихы, XIX – XX гасыр башы татар мәгарифе һәм мәгърифәтчелеге аеруча кызыксындырды.

Балаларның кайберләре мәктәп музейларында экскурсияләр алып барган яки халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсенә ия. КФУ каршындагы Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясеннән 17 яшьлек Азанат Зәйнуллин – «Шаян-ТВ» балалар телеканалын алып баручы. Ул Тукай музеенда экскурсия үткәрәчәк.

Проектта катнашучылар арасында мәктәп эзләнү отрядлары әгъзалары да бар. Алар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «эшләячәк».

Яшь экскурсоводлар һәм аларның мөгаллимнәре Татарстан Республикасы Милли музееннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев