Казан уртасында ап-ак мәчет...

Кол Шәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.
Мәчет искиткеч укымышлы кеше, күренекле дин эшлеклесе булган имам исемен йөртә, ул 1552 елда, шәһәрне Иван Грозный илбасарларыннан саклаганда, батырларча һәлак була. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, ул татар мөселманнарының дини җитәкчесе булган. Кол Шәриф Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән дип санала.
1552 нче елда, Явын Иван гаскәрләре Казан шәһәрен яулап алганда, әлеге мәчет тар-мар ителә.
1990 елдан Казанны саклаучылар хөрмәтенә мемориал булып хезмәт итәрлек яңа мәчет төзү турында фикер алышу башлана. Кремльне ЮНЕСКОның дөньякүләм танылган мәдәни-мирас исемлегенә кертү уңаеннан да, мәдәни һәм дини балансны саклау прицибы ягыннан да, аның төзелеше максатка яраклы дип табыла.
Мәчетнең нигезе 1997 елда салына. 2005 елда төзелеп бетә һәм 24 нче июньдә гыйбадәтханә  тантаналы рәвештә ишекләрен ача. Ул шәһәр халкына Казанның 1000 еллыгына бүләк булып ачылды, Благовещение соборының күршесе булып тора.
Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән.Бина төнлә матур яктыртыла.
Мәчеттә бик еш экскурсияләр үткәрелә, шул максаттан чыгып, архитекторлар ике балкон төзегәннәр. Бина биш катлы, ул мең ярым кешене сыйдыра ала, ә бина каршындагы мәйданда – ун меңгә кадәр. Чагыштыру өчен – борынгы Кол Шәриф мәчетендә дүрт йөз кеше намаз укый алган.
Храм комплексы мәчеттән генә тормый, биредә зур китапханә, ислам мәдәнияте музее, имам идарәсе һәм нәшрият үзәге бар.
Әлеге ап-ак мәчет чынлап та Казаныбызның күрке булып санала. Аңа карап, сокланмыйча мөмкин түгел!
 
9dfa501ddb77e06c7e559a9625952a26eeadda12
 
1ca178a5bf45e993838c4c239d28b986105ea6be

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: