Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда «Бикафест» фестивале уза: катнашучылар арасында «Голос» проекты финалисты, гади физкультура укытучысы да бар [фото-видео]

20 ноябрьдә КФУның концерт залында Бикмуллин исемендәге «Бикафест» XV республика фестивале узачак. Юбилей фестивальдә катнашу өчен 200 заявка бирелгән. Бу хакта Татарстанның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый ф...


20 ноябрьдә КФУның концерт залында Бикмуллин исемендәге «Бикафест» XV республика фестивале узачак. Юбилей фестивальдә катнашу өчен 200 заявка бирелгән. Бу хакта Татарстанның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды медиаүзәге хәбәр итә.
Бүген Казанда «Сәләт» йортында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестиваленең сайлап алу туры башланып китте. Чарада катнашырга теләк белдереп 200дән артык гариза кабул ителгән, шуларның 125се үз чыгышларын жюрига күрсәтәчәк. Фестивальнең номинацияләре күп төрле: иң оста автор-башкаручы, иң оста коллектив-башкаручы, татар халык җырын иң оста башкаручы, бард җырын иң оста башкаручы, үз әсәрен иң оста укучы, башка автор әсәрен иң оста укучы. Оештыручылар сүзләренә караганда, юбилей елы булганга катнашучыларны бик күп сюрпризлар көтә.


 Күпләр өчен Бикмуллин фестивале үз-үзен табу урыны һәм үсеш мәйданчыгы булып тора. Мисалга, татар эстрадасы йолдызы Илназ Сафиуллин да җиңүчеләр исемлегендә. «Мин 2002-2004 елларда «Иң оста автор-башкаручы» номинациясендә катнашып беренчелекне яуладым. «Бикафест» – минем өчен бик зур хатирә, дәрәҗә, язмышымны билгеләгән тормыш мизгеле ул. Әлбәттә, фестиваль елдан ел үсә. Катнашучыларга барлык сәләтләрен тиешенчә күрсәтүләрен һәм бары уңышлар теләп калам. Сәләттәгедәй җылы атмосфераны сез башка җирдә таба алмассыз»,  ди Илназ.


«Голос. Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да быел «БикаФест»та үзен сынап карарга булган. «Фестивальда беренче тапкыр катнашам. Барлык катнашучылар да бик талантлы һәм көчле. Җиңүгә кадәр бәйгенең атмосферасы кызык. Һәр кешенең шансы бар, барыбызга да уңышлар»,  ди ул. Россия проекты финалисты булган катнашучыга «Сәләт» уздырган әлеге бәйгедә генә катнашу әллә ни авыр түгелдер.


 Ә Азат Гыймадиев исемле катнашучы фестивальгә зур планнары белән килгән. Ул «БикаФест» ярдәмендә татар эстрадасын үзгәртергә тели. «Бүгенге көндә татар эстрадасыннан мин канәгать түгел. Яхшы артистлар бар, әлбәттә, тик алар бик аз. Үзем «Juna» төркеменең иҗатын яратам. Фестивальгә үзем язган «Ярамны ямарсың» исемле җырымны электропианинода уйнап тәкъдим итәчәкмен. Мондагы иҗат атмосферасы миңа шундый ошый!» — ди ул. «Иң оста автор-башкаручы» номинациясендә катнашучы Азат фестивальнең үз иҗатында зур трамплин булагачагына ихлас күңелдән ышана.


Катнашучыларны, традициягә әверелгәнчә, Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хөкем итәчәк. Шулай ук жюри әгъзалары һәр кешенең чыгышына бәя һәм киңәшләрен бирәчәк. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин, җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбасов кебек танылган шәхесләр бар.


 Жюри әгъзаларын физкультура укытучысы Айнур Каюмов  “Киек казлар” һәм “Зөләйха” җырларын башкарып таң калдырды. Егет җыр белән кечкенәдән кызыксына икән. Бүгенге көндә мәктәптә физкультура укыта, аңа өстәп Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе магистратурасында I курста белем ала һәм иҗат белән дә шөгыльләнә. Фестиваль турында интернеттан ишеткән һәм үзен сынап карарга булган.»Укытучылык эше белән иҗатны бергә алып барырга тырышам. Бүген дә эштән соң йөгереп монда килдем. Эшнең үз урыны, иҗатның — үзенең. Ир кешенең төп һөнәре булырга тиеш. Шуңа күрә дә физкультура укытучысы булырга уйладым»,  ди фестивальдә катнашучы егет.Айнурның музыка сәнгате өлкәсендә дә киләчәктә укырга теләге бар. Әлегә машинада йөргәндә генә үзлегеннән өйрәнеп җырлый икән. Иҗат итәргә планнары зурдан. Көчле көндәшлек тә аны куркытмый. «Һәр җырчының үз урыны», ди Айнур.
Физкультура укытучысы буларак, Айнур фестивальдә катнашучыларга уңышлар түгел, ә сәламәтлек теләде. Сәламәтлектән башка яшәүнең мәгънәсе юк, аның өчен бернәрсәне дә кызганмаска кирәк дигән фикердә ул.



Бүген катнашучылар өчен төрле остаханәләр дә үткәрелде. Аларны шулай ук уңышка ирешкән кешеләр уздырды: Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, «Татар Радиосы» ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров, Камал театры актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Алмаз Гәрәев.
 
Чыганак: "Татар тудей"сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев