Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда да кар барсларын үрчетмәкчеләр

Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской министрлыкның профильле департаментларына Казанда Кар барсын үрчетү үзәге булдыру турындагы мәсьәләне карап тикшерү, шушы юнәлештә эшләү б...

Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской министрлыкның профильле департаментларына Казанда Кар барсын үрчетү үзәге булдыру турындагы мәсьәләне карап тикшерү, шушы юнәлештә эшләү буенча йөкләмә бирде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Кар барсын тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү үзәге Саяно-Шушенский тыюлыгы базасында (Красноярск крае) оешырга мөмкин. Үзәк кар барсының ятим балаларын табигый мохиттән алып тернәкләндерү өчен файдаланылырга мөмкин.
Кар барсын саклап калуда янаган иң зур куркыныч – браконьерлык. Әлеге ерткычларны матур тиресе өчен аулыйлар, аның бәясе 10 мең долларга кадәр җитә.
Кар барсы, яки ирбис – биек таулардагы кырыс шартларда яшәргә җайлашкан, мәчесыманнан семьялыгына керүче җәнлек. Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл исемлегенә кертелгән һәм сирәк очрый яки югалып бара торган төр статусына ия. Россиядә кар барсы Алтай, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Саян тау системаларында, Тыва белән Бурятия тауларында тереклек итә.
Барс - Татарстанның гербындагы төп образ.
Чыганак: "Татар-информ" сайтыннан алынды
 
 
3c8e3093092d2d4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев