Казанда Динозаврлар паркы ачыла

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге бите аша хәбәр иткән.
"Тиздән Казанда Динозаврлар паркы ачачакбыз. Моның кемгә, һичшиксез ошаячагын беләм – Степан Савельев, кунакка көтәбез! Әлеге паркка керү ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай булса, дөрес булыр иде", – дип язып калдырган Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, динозаврлар белән кызыксынган, әмма бу шөгыле яшьтәшләренә ошамаган 11 яшьлек Степан Савельев хакында әнисе социаль челтәр аша хәбәр калдыргач, Мәскәү малае бик нык танылып китте. Аны яклап, шөгылен хуплап чыгучылар арасында Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Сүз уңаеннан, Степан Савельев Президентка: "Бу искиткеч вакыйга! Чакыруыгызга рәхмәт! Һичшиксез, киләчәкмен!" – дип җавап язган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!