Казанда гимнастика буенча бушлай дәресләр башлана


2 июльдән Казанның М.Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында җәйге сәламәтләндерү гимнастикасы буенча дәресләр уздырыла башлый.




Әлеге күнекмәләргә өйрәтү бушлай оештырыла. Гимнастика буенча осталык классын Себердән килгән тренер Владимир Ефримов күрсәтәчәк. Үзең белән уңайлы кием, махсус келәм һәм, әлбәттә, теләк кенә кирәк.
Күнегүләр терәк-хәрәкәт аппаратын сәламәтләндерү, салкын тию авыруларына каршы профилактикага, организмны ныгытуга юнәлдерелгән. Чирәмдәге гимнастика җәй азагына кадәр дәвам итә. Башлану вакыты 15:00 сәгатьтә, ди оештыручылар.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Син мине ишетәсеңме? Тагын утыз елдан Җир шарында яшәүче һәр дүртенче кеше чукрак булырга мөмкин. Халыкның ишетү сәләтен тикшерүчеләр шулай дип куркыта.
    94
    0
    0