Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак

27-30 август көннәрендә Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак.

27-30 август көннәрендә Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда 50 илдән 200 делегат катнашыр дип көтелә. Алар арасында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре илчеләре, халыкара оешма җитәкчеләре, шулай ук яшь дипломатлар бар, дип хәбәр итә ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Глобаль яшьләр саммитында биш тема каралачак: яшьләр миграциясе, эшкуарлык, яшьләрнең имин тормышы һәм рухи сәламәтлеге, цифрлы трендлар һәм социаль лифтлар.

Саммит нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк, эш планы расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев