Казанда хәзер Җәлил, Жәмил һәм Спартак яши

Узган атна дәвамында Казанда 396 сабый туган. Аларның 209ы – малай, 187се – кыз. Иң яшь әнигә 19 яшь булса, иң олыcына – 47.
Ул атнада сабыйларга кушылган исемнәр арасында Әмир, Даниил, Дмитрий, Диана, Милана, Илдар, Мария, Самира иң популярлары булган. Ә Җәлил, Алисия, Мирослава, Стефания, Жәмил, Зифа, Спартак, Аэлита – иң сирәк кушылган исемнәр.
Шул ук вакытта узган атна эчендә 141 пар үз никахын рәсмиләштергән. Иң яшь кәләшкә – 18, иң яшь кияүгә 20 яшь. Олылар арасында никахларын теркәүчеләр арасында иң олы яшьтәге киүягә 69 яшь булса, өлкән яшьтәге кәләшкә – 62 яшь.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!