Казанда сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен «Казанның парклары һәм скверлары» дигән китап бастырылган

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен эшли торган махсус китапханәсендә «Казанның парклары һәм скверлары» китабын бастырдылар. Әлеге җыентыкта һәр парк һәм сквер турында мәгълүмат китерелә, аларның тарихы, урнашкан урыны язылган.
Басма китапханә һәм Рус география җәмгыятенең уртак «Татарстан бармак очларында. Күрмәүчеләрнең тыюлыклары һәм парклары» проекты кысаларында әзерләнгән.
Проект авторы Гөлүсә Закирова сүзләренчә, начар күрүчеләрнең укуын җиңеләйтү өчен текст эре хәрефләр белән бастырылган. Китапны шулай ук балалар һәм өлкән яшьтәгеләр дә укый алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәгълүмат kzn.ru сайтыннан
Фото mail.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне