“Кечкенә баланың мәшәкәте дә кечкенә, балалар зурайгач, мәшәкате дә арта”

Үзара хөрмәтле һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен бавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлакка килә, соңгарак карашы формалаша.
Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда кичен тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан – туры өрәтергә зур мөмкинлекләр бар.
Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күкеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата – аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.
Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була. Әмма куп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз-колак булмау. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгеллләрдә аңа вакытында ярдәм итү мөмкинчелеген югалта. Яшүсмер, үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.
Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка “ирекле тормышы” аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, “тайгак юлга” этәрә. Мондый очракларда ата – аналар еш кына үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата-аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрендә әлеге дә баягы эш күплек еш кына аклану чарсы буларак калкып чыга.
Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларның яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә.
Җинаять – ул кешенең үз-үзен тотышының чиге, соңгы баскычы. Ә бит барысы да ата-аналарның бала кечкенә чакта ук менә болай фикер йөртүеннән килеп чыга: “Малайга мыек чыгып килә, нигә хәзер аның белән мәшәкатьләнергә? Исең киткән икән, бераз шаярып алган...” Болай да була: малай начар укый, ялкаулыкка бирелә, урамда тәртип боза, берәр чит кеше аңа сүз әйтсә, әти белән әни шунда ук аны яклап чыга. “Яклау” тупас хурлауга һәм янауга әйләнеп китә. Ә малай боларның бөтенесен ишетеп тора. Ата-аналарның үз балаларына карата таләпсез, юл куючан мөнәсәбәте зур зарар китерә, тотнаксызлыкка илтә. Кичә малай тупас җавап кайтарды, начар сүз әйтте. Бүген, ачуланып, әбисенә кулын селтәде. Ә иртәгә кечкенәләрнең хәтерен калдырыр, үзеннән көчсезләрне кыйнар... Иң куркынычы шул: өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмаячак.
Балалар үскән саен, аларның белемнәре, танышлары да арта. Мондый күренеш – табигый хәл. “Кечкенә баланың мәшәкәте дә кечкенә, балалар зурайгач, мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.
Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар балаларның ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа үз гаиләндәге ышаныч һәм дуслык халәте дә яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.
Ата-аналар яшүсмерләрне тәрбияләгәндә нәрсәләр эшләргә тиеш соң?

  1. Бәлигъ булмаган балаларга алкоголь һәм тәмәке тәкъдим итәргә ярамый.

  2. Үзегез күзәтчелек итә алмастай эшләргә рөхсәт бирергә һәм акчалата ярдәм итәргә ярамый.

  3. Яшүсмер аракы яисә наркотик тәэсирендә исерек хәлдә булган вакытта аны ачуланырга яки аңа карата җәза кулланырга ярамый.

  4. Үзеңдә җыелып килгән бар ачуларны балага чыгарырга ярамый

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: