Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенә каһарманнарның зур батырлыклары

Изгелек кыл да, суга сал – халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале. Изге гамәлләр, батырлык кылулар кешегә күрсәтер өчен түгел, ә күңел кушканга башкарылырга тиеш дигән сүз бу. Бүген менә шундый б...

Изгелек кыл да, суга сал – халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале. Изге гамәлләр, батырлык кылулар кешегә күрсәтер өчен түгел, ә күңел кушканга башкарылырга тиеш дигән сүз бу. Бүген менә шундый батырлык һәм яхшы гамәл кылучыларны барладык. Вакыйга үзәгендә, әлбәттә – балалар!
 

Акыллы эт


АКШта кичкә каршы юкка чыккан өч яшьлек кыз бала – Реми Эллиоттның исән-имин табылуында көчегенең ярдәме тигән. Кызны кукуруз басуында табып алганнар. Ә аңа кадәр кызны төне буе полиция хезмәткәрләре дә, җирле кешеләр дә эзләгән, вертолет та җәлеп иткәннәр. Икенче көнне кыз белән бергә булган эте эзләүчеләрнең тавышын ишетеп ала һәм өреп тавыш бирә. Тугры этнең кыз яныннан китмәве батырлык түгелмени?!


 

Мәрхәмәтле гаилә


Американың Вирджиния штатында яшәүче Джо һәм Карен Бартлинглар күрми торган  алты баланы тәрбиягә алган. Төрле илдән булган сабыйлар арасында Һиндстанда әнисе чүп савытына ташлап калдырган кыз бала да бар икән.
Әлеге пар күп бала турында хыяллана, әмма үзләренең бер генә уллары дөньяга килә. Тәрбиягә бала алу нияте шуннан соң туа да инде. Иң сөендергәне – алар үзләрен гадәти гаилә дип саный икән.

 

Әниләр крокодилдан көчле


Индонезиядә әни кеше улын крокодилдан коткарып калган. 11 яшьлек Яди Путраның елгага суга төшкән чагы була. Крокодил аны аягыннан эләктереп, елгага сөйри. Улының тавышын ишетеп, 37 яшьлек әни аны-моны уйлап тормый, инде ярдан 15 метр эчкә керергә өлгергән крокодилга таба йөзә башлый. Моны күргән ерткыч баланы ычкындырып, качып китә. Аягы зыян күргән бала хастаханәдә дәвалана.

 

Кечкенә герой


Уфада яшәүче 4 яшьлек Леша Гребешков бу җәйдә җирле геройга әйләнде – дистәләгән кешенең гомерен саклап калырга булышты. Малайның ишегалдында велосипедта йөргән вакыты була. Ул ерак түгел урында ялкын һәм төтенне күреп ала да, роликта йөргән әтисен ярдәмгә чакыра. Әти кеше коткаручыларга хәбәр итә. Кыскасы, янгын турында тиз арада хәбәр итү, агач хостелга урнашкан һәм ялкын эчендә калган чит илдән килгән 27 эшченең гомерен саклап калырга булыша. Ә Лешаны коткаручылар грамота һәм уенчыклар белән бүләкли.
 

Бәхет өчен


Камчаткада 13 яшьлек Вероника исемле кыз бала авыру балаларга парик ясау өчен үз чәчен бирергә булган. Аны бу адымга Африкадагы меңләгән кешегә булыша алган тугыз яшьлек америкалы Рэйчел Бэвис белән бәйле вакыйга этәргән. Шуннан соң үзе дә яман чир белән авыручы балалар турында ишеткән һәм әлеге адымга барган. Кызның әле моңа кадәр бер тапкыр да чәчен кистергәне булмаган. “Бер баланы булса да бәхетле итәсем килде, – дигән кыз. – Чәчем үскәч, тагын да шулай сөендерәчәкмен”. Әти-әнисе кызларының изге ниятенә аяк чалмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев