Кеше нигә көлә?

Көлү, аның табигате, юморның килеп чыгышы һәм баш миен сурәткә төшерү турында
Көлү – йөз мимикасы һәм ритмлы махсус тавышлар ярдәмендә эмоцияләрне белдерү һәм аларны башка кешеләргә хәбәр итүнең бер төре. Көлү «эшендә», биттәге мускуллардан кала, тын юллары мускуллары һәм тавыш ярылары да катнаша. Мимика – эволюция нәтиҗәсендә сөйләмнән иртәрәк барлыкка килгән аралашу ысулы. Ул хайваннарда да бар. Эволюция теориясенә нигез салучы Чарльз Дарвин бу мәсьәлә белән махсус кызыксынган һәм аңа хәтта бер хезмәтен багышлаган.
Көлү кешенең эмоциональ кичерешләрендә затлы, хәтта «элиталы» дип әйтерлек урында тора. Ник дигәндә, көлү – ул эмоция генә түгел, ул интеллект эшенең һәм ситуациянең гаҗәеп, парадоксаль булуын аңлауның нәтиҗәсе. Көлү кешенең борынгы бабаларында 7 миллион ел элек барлыкка килгән дип уйланыла.. Кешедән башка, шимпанзе һәм күселәр көлгәнлеге билгеле. Әйтергә кирәк, кеше күселәрнең көлү тавышын ишетә алмый, чөнки бу авазлар ультратавыш өлкәсенә карый.
Сабый берничә айлык яшендә көлә башлый, ә менә елауның ни икәнен ул туганнан ук белә, ә бер яшь тирәсендә ул сөйләшә дә башлый. Бу көлүнең елауга караганда катлаулырак, әмма сөйләмнән гадирәк кичереш булуы белән бәйле. Бала, мәсәлән, әнисенең “куркыныч чырае” чынлыкта уен гына булуын, чынлыкта бернинди дә куркыныч булмавын аңлагач, көлә башлый.
кцлъ
Галимнәр көлүне юмордан аерып өйрәнә. Юмор – көлүгә караганда күп тапкыр соңрак уйлап табылган ачыш, ул катлаулырак акыл эшчәнлегендә, көтелмәгән ассоциацияләрдә һәм кушылмаслык әйберләрнең кушылуында нигезләнгән күренеш. Мисалга, каламбур – яңгырашы буенча охшаш, әмма мәгънәсе буенча төрле сүзләр бутап бирелә торган телдән шаярту – шулай корылган. Әдәби әсәрләр анализы күрсәткәнчә, юмор якынча өч гасыр элек барлыкка килгән. Алман әдәбияты классигы Иоһанн Вольфганг Гөте юморны «кеше рухының иң югары чагылышларына» керткән.
Аралашу чарасы буларак, көлү нинди эмоцияләрне хәбәр итә соң? Әлбәттә, ул шатлыкның бер чагылышы булып тора. Кеше үзенә рәхәт, яхшы булуын, ниндидер катлаулы проблеманы чишү ысулын табуын хәбәр итә һәм яхшы кәефен якындагылар белән бүлешә. Көлү әңгәмәдәш яки төркем, ә кайчагында аудитория белән элемтә кору өчен дә бик мөһим. Әгәр без бергә көләбез икән, димәк, бер төрле уйлыйбыз, уртак кызыксынуларыбыз бар, уртак әхлакый кыйммәтләрне хөрмәт итәбез. Көлү усал да була – моның өчен уртак дошманыбыздан көләргә кирәк. Интеллект һәм эмоцияләрне берләштереп, көлү көчле коралга әйләнә, кыюлыкны һәм явызлыкка каршы тора алуны күрсәтә. Н.В. Гоголь әйткәнчә, «Башка бернидән дә курыкмаганнар да үзләреннән көлүләрдән курка».
Эшләгән баш миен сурәткә төшерүнең заманча ысуллары (ми имиджингы), әйтик, функциональ магнит-резонанс томографиясе һәм башкалар, ми кабыгының көлү өчен җаваплы зоналарын билгеләү мөмкинлеген бирәләр. Мондый зоналар күбрәк уң ярымшарда урнашкан. Хәтерләсәгез, сөйләм өчен җаваплы зоналар сул ярымшарда. Димәк, көлү монда да сөйләмне тулыландырып килә. Абстрактлаштыру өчен җаваплы маңгай кабыгы да, эмоцияләр белән бәйле лимбик структуралар да мөһим роль уйный.
бала1
 
Гыйлем

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: