Хәзерге балалар уйный гына да белми! [гыйбрәт өчен]

Сентябрь азаклары-октябрь башлары иде бугай, маллар карап, кичке ашны ашагач, без – башлангычта укый торган җиде-сигез бала (һәр йортта безнең яшьтәгеләр ким дигәндә икәү) качышлы уйныйбыз. Ул елларда әллә ни уеннар да белмибез инде, бау белән сикерү (скакалка), сыер җабагасыннан ясалган туп сикертү, әбәк. Ә качышлы уены көзнең коры, җылы кичләрендә бигрәк тә күңелле була торган иде.
Беркөнне үземә яңа качар урын әзерләдем. Көндез үк абзар артындагы печән чүмәләсендә куыш ясап урын көйләп куйдым. Олылар күрсә ачуланалар, мал куркытып, печән-салам таптап йөрмәгез, дип, куып ук чыгаралар. Чират буенча күрше кызы эзләргә тиеш булды. Чабышып, таралышып беттек, бер урынга ике кеше качарга ярамый. Мин көндез әзерләп куйган урыныма элдерттем. Инде эзли башлап, бүтәннәрне табып бетерде. Миңа аермачык булмаса да ишетелә. Болар инде барысы да мине эзли башладылар. Өстә юкарак бишмәт, печәндә йомшак, җылы… Мин шунда йоклап киткәнмен. Тирләп-пешеп уянып өйгә керсәм, сәгать сигез тула. «Тагын кемнәрдә кундың, бар, йөгер мәктәбеңә», – ди әнкәй. Шулай дус кызлар белән бер-беребездә кунып калган чаклар була иде.
Хәзерге бала-чага андый уеннар уйнамый инде. Буе җитсә, компьютер, телевизорга үрелә. Ноутбук, смартфон, айпад, кесә телефоннарының ниндиләре генә юк, балаларның колакларына әллә ниләр эленгән. Калтыравык чире бар дип уйларсың, ашаганда да, урамда йөргәндә дә баш селкенә, син әйткәнне ишетми. Дөрес, анысы тормыш бер урында гына тормый. Тик бу үзгәрешләр бер дә бала-чага файдасына түгел инде. Эт картайса, койрыгын сөйрәр, кеше картайса, яшьлеген сөйләр, ди. Хәзер сыер җабагасыннан туп та ясамаслар, качышлы да уйнамаслар анысы, яшьләр жәл.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Чыганак: http://beznen.ru/
%d0%bf

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: