КИҢӘШЕБЕЗ БАР: Баланың һәр соравына җавап бирү мөһим

Балалар «Нигә?», «Ни өчен?» сораулары белән аптыратырга ярата да инде. Тик олыларның гына күп вакыт аларга җавап биреп торасы килми яки вакытлары җитми. Ә аннары ни өчен баланың укыйсы килми дип аптырыйлар.
Нәкъ менә шушы «аптырату чоры»нда баланың күреп, танып-белү активлыгы формалаша икән дә инде. Бала соравына җавап кына алып калмый, игътибарлы булырга, тыңларга, аңларга, анализларга өйрәнә. Шулай итеп, аның беренче укытучылары әти-әниләре булып чыга.
Әлбәттә, күп нәрсә беренче укытучыдан тора.
Ләкин олыларның «Нигә?», «Ни өчен?»нәр аша балага файдалы мәгълүмат биреп кенә калмыйча, аның белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруын аңлавы кирәк. Соравына җавап биргән һәр очракта, бала әти-әнисенең аңа вакыты барлыгын тоя. Аңа бәйле һәрнәрсә олыларга мөһим икәнлеген аңлый. Шулай итеп, балада, аны тулысынча кабул итәләр, дигән уй туа. Әти-әниләре аны ничек бар, шулай ярата дип ышана. Мондый балалар ялгышудан, белемсез булып күренүдән курыкмый. Димәк, алар мәктәптә дә нәрсәнедер белмәүдән, сорау бирүдән курыкмаячак.

Әгәр бала сорауларына җавап алмаса, ул, әти-әниләренең аңа вакыты юк, дип уйлый башлый. Димәк, аларның мөһимрәк эшләре бар, ә ул – кечкенә, бернәрсә дә белми, аларга аның белән кызык түгел, һәм ул аларга кирәкми.
Кайвакыт балалар сорауларына тиешенчә җавап алмасалар, яки олылар гел бертөрлерәк аңлатулар китерсә, эндәшми дә башларга мөмкиннәр.
Моны үзгәртергә кабаттан балага игътибар бирү генә ярдәм итә алачак. Балага аны күрүне, нәрсә эшләгәне белән кызыксынуны, аның эндәшмәвен кабул итеп, сөйләшә башлавын көтүне белгертергә кирәк. Шулай иткәндә, ул әкренләп үз хәленә кайтачак. Иң мөһиме – игътибарлылык һәм сабырлык.
Шулай итеп, баланың киләчәген кайгырту олылардан тора булып чыга. «Нигә», «Ни өчен?»нәр чоры да бер генә була бит!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: