Китаплар турында кызыклы фактлар

Кайчандыр китаплар кызыл балчыктан ясалган яссы тактага, яки ташка язылган.
китап
Таштан ясалган китап Абхазиядә саклана.Библия сюжетлары тупланган бу китапның күләме — 20 бит.
Гиннесның рекордлар китабына кергән иң кечкенә китапның зурлыгы — 0,9×0,9 мм. Ул 1996 елда Омск шәһәрендә нәшер ителгән. Китапта — А. П. Чеховның «Хамелеон» хикәясе.
Дөньядагы иң зур китап — Кодекс Гигас (Codex Gigas) — кулдан язылган кануннар җыентыгы. Төпләмәнең озынлыгы — 92 см, иңе — 50 см. Китапның калынлыгы 22 см.
Баланы укырга өйрәтү өчен иң кулай вакыт 4-6 яшь. 6 — 7 яшьтән соң бу күпкә авырлаша.
Электрон китап ясауга этәргеч биргән беренче яссы компьютер 1996 елда АКШ-та барлыкка килә. Бүген аны планшет дип атарлар иде.
Өлкән буын кешеләре, уртача, атнаның алты сәгатен китап укуга багышлый.
Китап сатып алучыларның күбесе кырык биш яшьтән өлкән кешеләр.
Китап сатып алучыларның 68 проценты — хатын-кыз.
Кешеләрнең 95 проценты бик әкерен укый — минутына уртача 180 — 220 сүз (бер битне 1 — 2 минутта).
Акырын укыганда — 60, тиз укыганда — 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый.
Аудиокитап — теге яки бу әсәрнең профессионал актер, яки автор тарафыннан укылып, тавыш яздыру форматларында сакланган варианты. Текстка шулай ук төрле музыкаль бизәлешләр дә өстәлергә мөмкин. Аудиокитап сүзе кулланышка яңарак кына керсә дә, безнең халык өчен яңалык түгел. СССР-дагы барлык радиотапшырулар да диярлек аны күптән куллана иде.
Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап Псалтырь дип исәпләнә. Ул 1457 елның 14 августында Иоган Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: