Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның курчак театры: «Әкият»кә рәхим ит!

Шәһәрнең үзәгендә урнашкан «Әкият» курчак театры – казанлылар һәм кунаклар арасында бик популяр урын. Аның бинасы янында да, эчендә дә фотога төшәргә яраталар. Шулай булмый ни: әкияттәге сарай кебек и...

Шәһәрнең үзәгендә урнашкан «Әкият» курчак театры – казанлылар һәм кунаклар арасында бик популяр урын. Аның бинасы янында да, эчендә дә фотога төшәргә яраталар. Шулай булмый ни: әкияттәге сарай кебек итеп ясалган бинада кемнең генә 2-3 сәгать "яшәп" карыйсы килми икән?! 

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына 1934 елда ук нигез салына. Башта ул «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исемен йөртә. Театр труппасы рус һәм татар телендә спектакльләр куя. "Петрушка-октябренок", "Красный Петрушка", "Кошка и Лешка" дигән беренче спектакльләре ике телдә дә уйнала. Аларның нинди телдә баруы тамашачы аудиториясенә бәйле була.

Театр бинасы



2012 елда «Әкият» курчак театрының яңа бинасы ачыла. Моңа әти-әниләр дә, балалар да бик сөенә. Чөнки ул элек иске бинада (төгәлрәк әйтсәк, чиркәү бинасында урнашкан була). Театрның яңа бинасы әкияти сарай образында төзелгән. Аның архитектура, декоратив детальләре дә сокландырырлык. Акташлы манаралары, колоннары таң калдыра! Әйтерсең лә, архитекторлар бинаны балалар рәсемнәреннән күчереп ясаган! Шуңа да бу тылсымлы сарай шаккатмалы, искиткеч, нурлы булып калка. Бина фасадында төсле сыннар ерактан ук күренеп тора. Нәкъ менә алар тылсым яратучыларны әкият иленә дәшә. Әнә, Оле-Лукойе кулын күккә сузган бит!
Татарларда «Тыштан ялтырый, эчтән калтырый» дигән әйтем бар. Тик ул «Әкият» курчак театры бинасына туры килми. Чөнки бинаның эчке бизәлеше дә тышкы ягыннан калышмый. Үз тамашачыларын ул иркен заллар, йомшак кәнәфиләр белән каршы ала. Соңгылары нәкъ менә патша тәхете дирясең! Анда утыргач, үзеңне патша итеп хис итмичә хәлең юк!
«Әкият» курчак театрыннан кала, бу бинада Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры һәм «Әкият» балалар үзәге дә урнашкан.

Кемнәр башлап җибәргән?


Театрның чишмә башында сәләтле режиссер, актер, рәссам, директор, драматург, Сергей Маркович Мерзляков торган. Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фоат Таһиров, Вәли Гаффаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина кебек актерлар спектакльдә төрле образларны гәүдәләндергән.
Бүген театрның җитәкчесе, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаппарова. «Әкият»нең баш режиссеры – Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров.
«Әкият» сәхнәсендә куела торган әсәрләрне Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, Зөлфәт, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Ренат Харис, Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флера Тарханова, Аманулла кебек танылган әдипләр язган.

Театр Россия курчак театрлары арасында әйдәп баручылардан санала. Бүген театрда 100 кеше эшли. Аларның 29ы – татар һәм рус телләрендә эшләүче актерлар. 1974 елдан бирле «Әкият» курчак театры УНИМА Халыкара курчак театрлары оешмасы составына керә. 2005 елдан – «Әкият» «XXI гасыр» Россия курчак театрлары ассоциацисендә.

Репертуар


Театр афишасында 40тан артык спектакль бар. Алар арасында тарихи һәм заманча темаларга дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителгән. Спектакльләрдә классик курчакларны да, модерн стилендәге курчакларны да кулланалар.
Постановкалар арасында С. Хөснинең «Камыр Батыр», А. Алишның «Сертотмас үрдәк», Г. Тукайның «Су анасы», Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге», З. Думавиның «Әни күзләре», Н. Исмәгыйлеваның «Тамчылар», Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык», Р. Харисның «Кәкрүшкә», Н. Дәүлинең «Җырлап узган җәй», Г. Зәйнәшеваның «И, кызык Шүрәле!», Р. Харисның «Алан-бабай аланы», Аманулланың «Мактанчык Әтәч», Зөлфәтнең «Чулпан-йолдыз калка!..», Р. Мөхәммәтшаның «Өрә белмәгән көчек» әсәрләре бар.
Рус телендә куела торган спектакльләр арасында К. Чуковскийның «Айболит», С. Аксаковның «Аленький цветочек», В. Смеховның «Али-Баба и 40 разбойников», А. Егоровның «Альбом для дочери», А.Толстойның «Буратино», А.Волковның «Волшебник Изумрудного города», М. Супонинның «Волшебные снежинки», Р. Бохараевның «Волшебные сны Апуша», Н. Гернетның «Гусенок», Л. Кожевниковның «Гуси-лебеди», Р.Давыдовның «Дедка, бабка и репка», Г-Х. Андерсенның «Дюймовочка», Е.Шварцның «Золушка», М. Протасованың «Идет коза рогатая», С.Маршакның «Кошкин дом», А. Линдгренның «Малыш и Карлсон», К.Чуковскийның «Муха-цокотуха», П.Геннадьеваның «Не хочу, не буду» әсәрләре бар.

Заллар


«Әкият» курчак театрының 2 залы бар: зур һәм кече заллар. Зур зал 250 кешене сыйдыра. Ә кече зал 100 тамашачыга исәпләнгән.

Билетлар


Спектакльгә билетлар 350 сум тора. Рус телендәге спектакльләргә дә, татарчаларына да шул ук бәя. Ә залның ахыргы рәтләренә билетлар алсаң – 250 сум.
Сер түгел, «Әкият» курчак театрында бара торган спектакльләргә ажиотаж күзәтелә. Аеруча Яңа ел алдыннан. Хәзерге вакытта касса хезмәткәре хәбәр итүенчә, тамашаларга билетларны февраль аена саталар. Ә язгы каникулларда курчак спектакльләрен карау өчен, февраль башында ук билетларны алып куярга кирәк.

Касса телефоны: (8843) 237-70-09


Адресы: Казан, Петербург урамы, 57


Тукталыш: «Курчак театры», «Эсперанто урамы» тукталышлары


«Әкият» курчак театры үзенең нәни тамашачыларын инде 83 ел сөендерә. Бу матур мәһабәтле бинада, әкияти сарайда балалар үзләренең яраткан әкиятләре геройлары белән очраша, театр сәнгате белән таныша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев