Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Әкият” курчак театры диплом яулады!

“Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә үтә торган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә  “Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше” номинациясендә Диплом  яулады.Артистлар...

“Әкият” курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә үтә торган V Халыкара курчак театрлары фестивалендә  “Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше” номинациясендә Диплом  яулады.


Артистлар  Зөлфәт пьесасы буенча куелган “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең рәссамы - Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская.
Әлеге фестивальдә артистлар спектакльне татар телендә уйнайды. Дөньяның төрле илләреннән килгән коллективлар арасында “Әкият” курчак театры артистлары  аеруча үзләренең профессиональлеге белән шаккатырган. Хәтта, жюри әгъзалары театрны академик театрлар белән чагыштырган.



"Әкият" курчак театры фотолары

ТАГЫН УКЫРГА:


“Әкият” курчак театры юбилей сезонын ачты! /афиша/


Казанның курчак театры: «Әкият»кә рәхим ит!


Курчак уйнатучы Дилүс “Әкият” курчак театрының серләрен ача [видео]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев