Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Коляскалар каян килеп чыккан?

Син әле сабый гына чагында әниең сине балалар өчен уңайлы арбаларда йөрткән. Андый арбада йокы да татлы бит, шулаймы? Ә бу алыштыргысыз предметның каян барлыкка килгәнен беләсеңме соң?Беренче бала арб...

Син әле сабый гына чагында әниең сине балалар өчен уңайлы арбаларда йөрткән. Андый арбада йокы да татлы бит, шулаймы? Ә бу алыштыргысыз предметның каян барлыкка килгәнен беләсеңме соң?

Беренче бала арбалары зур һәм авыр, 3-4 тәгәрмәчле, махсус тоткалы булган. Аларга этләр, кәҗәләр яки пониларны җиккәннәр.
Чын танылуга бала арбалары 1840 елда ирешә. Англия патшабикәсе - 9 бала әнисе – сабыйлары белән паркта саф һава суларга ниятләгән. Һәм... башланган! Баласы өчен махсус арбаны Европада үзен хөрмәт иткән һәр ак сөяк алырга омтылган. Аларны заказ буенча эшләгәннәр: начар юллар өчен – биек һәм нечкә тәгәрмәчләр белән, тигезләре өчен – тәбәнәк һәм кечкенәләре. Тышкы яктан беренче бала арбалары зиннәтле кареталарны хәтерләткән.

Бу җиһазның тарихында революцияне АКШдан Уильям Ричардсон оештыра. 1889 елның 18 июнендә ул үзенең уйлап тапкан корылмасын патентлый. Аның арбасында бала, элеккеге кебек, әти-әнисенә арты белән генә түгел, ә алды белән дә утыра ала. 4 тәгәрмәчнең һәрберсе мөстәкыйль рәвештә 360 градуска әйләнә алган була.

Ул чордан соң бала арбасы инде күп үзгәрешләр кичерде: зурлыгы кимеде, күчереп йөртүдә уңайлыланды. Китап, кул таягы кебек, хәтта трансформер-бала арбалары ясый башладылар хәзер! Күп балалаы әниләр өчен берничә кәнәфиле арбалар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев