Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Компьютер артында озак утырырга яратсаң, лимонлы чәй эчәргә онытма

Берничә ел буе япон гамилнәре компьютер операторларының эшен җиңеләйтү өстендә эшләгәннәр.Чөнки озын көн буе компьютер артында утыручылар баш, күз авыртуга, кул сызлауга, хәл бетүгә зарлана икән. Алар...

Берничә ел буе япон гамилнәре компьютер операторларының эшен җиңеләйтү өстендә эшләгәннәр.
Чөнки озын көн буе компьютер артында утыручылар баш, күз авыртуга, кул сызлауга, хәл бетүгә зарлана икән. Алар берничә дистә ашамлык һәм эчемлекнең кеше организмы өчен никадәр файдалы икәнлеген тикшергәннәр. Һәм, нәтиҗәдә, арыганлыкны лимонлы суык чәй бетерә дигән карарга килгәннәр.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, японлыларның яраткан яшел чәйләре хата җибәрүне – 20, ә ясмин чәе 25 процентка киметкән. Компьютер артында озак утырырга яратсаң, лимонлы чәеңне алдан әзерләп куй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев