Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Коръән-хафиз - могъҗизага ия кеше! Аның сере нидә?

Калын китапка сыярдай мәгълүматны хәтердән кабатлый алу – гаҗәеп күренеш! Коръән-хафиз – әнә шул могъҗизага ия, Коръәннне яттан белүче кеше. Моның сере нидә икән? Теләгән һәркем Коръән-хафиз була алам...

Калын китапка сыярдай мәгълүматны хәтердән кабатлый алу – гаҗәеп күренеш! Коръән-хафиз – әнә шул могъҗизага ия, Коръәннне яттан белүче кеше. Моның сере нидә икән? Теләгән һәркем Коръән-хафиз була аламы? Бу хакта без Казандагы Россия ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәезовтан сораштырдык:

– Хәзрәт, Корьән-хафиз булу өчен нинди сыйфатлар кирәк?
– Корьән – Аллаһ Тәгалә Китабы, Аның сүзе бөтен кешеләргә нәсыйхәт. Хак Тәгалә Корьән китабын кыямәт көненә хәтле сакларга вәгъдә биргән. Бу мөџим эш өчен Аллаһ Тәгалә кешеләрдән иң яхшыларын сайлый. Шуңа күрә Корьән-хафиз үзенә иң күркәм сыйфатларны тупларга тиеш. Итәгатьлек, яхшылык, яхшы мөгамәлә һәм дә сабырлык.
– Хәтерне яхшыртып буламы? Ничек итеп?
– Без тугач берни белми идек, үсә бара дөнья белән таныштык. Нәрсәгә шулай була соң? Чөнки Аллаһ Тәгалә үзенең китабы аша безне төрле хикмәтләргә өйрәтә. Корьәнне ятлаучы һәрдаим Аллаһ Тәгаләдән гыйлем һәм зиџен ачкычын сорарга тиеш.
– Ятлап булмаса, ни эшләргә?
– Ятлап булмаса, кайгырырга кирәк түгел, сабыр булсагыз, бу ишек тә сезнең алдыгызда ачылыр, иншаллаһ.
– Сез ятлаган сүзләрнең барысын да аңлыйсызмы?
– Аллаһка шөкер, үзәгебездә укучы барча шәкертләребез дә Корьән укыганда аның мәгънәсен аңлыйлар. Шуңа күрә ятлау тиз һәм җиңел бара.
– Корьән-хафиз булу нинди өстенлекләр бирә?
– Корьән-хафизлар – аермалы кешеләр, Аллаһ Тәгаләгә якын булганнар. Хак Тәгалә үзе аларның барча эшләрен дә җиңеләйтә һәм аларга булыша.
– Хафиз булу өчен күпме вакыт кирәк?
– Әгәр максатта Корьән ятлау гына булса, 3–4 ел китә. Эш арасында булса, әлбәттә, күбрәк вакыт кирәк.
- Ничә яшьтән Коръән-хафиз булу мөмкинлеге бар? Кайчан ятлый башларга кирәк?
- Гаиләдә баланың тәрбиясенә карарга кирәк. Хәзерге көндә өч яшьлек баланың да ятлап чыгуы яңалык түгел. Әмма, уртача алганда, 19–20 яшь – иң хуплы дип санала. Бала сөйләшә башлагач, кыска сүрәләр өйрәтергә, үзегез сөйләгәнне кабатлатырга кирәк. ә инде алты яшькә җиткәч, гарәп хәрефләрен үзләштерә башларга була.

Фаил ГЫЙМАДОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев