Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кошлар иленә сәяхәт

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә а...

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.
Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебен-кош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус), аларның гәүдә озынлыклары 2 метр, авырлыклары 50 кг. Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр, гәүдә авырлыгы 4-5 кг га кадәр җитә. Алар куяннар белән тукланалар.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
-Ябалак тавышсыз оча.
-Ярканатлар йомырка салмый.
-Су чыпчыгы (оляпка) су төбендә дә йөрергә сәләтле.
-Тукранның ике бармагы – алга, ике бармагы артка карый, берсе кырыйга да борыла ала.
-Чыпчыклар - дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар.
-Иң озын гомерле кош - козгын.
-Ябалак муенын 270 градуска кадәр бора ала.
-Күркә кызыл төсне яратмый.

2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев